9 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Кайбер шәхси хуҗалыклар санитар-чисталык таләпләрен үтәп бетерми
Туеш бистәсе Мәҗит Гафури һәм Гагарин урамнарын берләштерә. Кукмарага Мамадыш ягыннан килеп кергәндә әлеге урамнар шәһәребезнең визит карточкасы булып тора дисәк тә ялгыш булмас. Шунлыктан әлеге урамнарның чисталык-санитар, архитертура-төзелеш (матурлык) таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәсен район хакимияте, шәһәр советы гел контрольдә тота. Кышын олы юл, кече урам-тыкрыкларны кар-бураннан чистарту, җәен юл...
-
Татарстан юлларында машина йөртүчеләрне уята торган тавыш полосалары барлыкка килгән
Әлегә бу полосалар 8 чакрым юлда урнаштырылган.
-
Кыз туганың булуга ни җитә?!
Инде бик еллар Нократ Аланында яшәсәм дә, туган ягым Кукмараны һаман сагынам һәм анда ашкынып кайтам. Кукмарада бертуган сеңлем Венера Әхмәтшина яшәгәнлектән дә, бик якын һәм кадерле миңа әлеге шәһәр.
-
Кеше чаба дөнья артыннан (шигърият)
Көн артыннан көннәр үтә тора, Үткәннәре кире кайтмыйлар. Кешеләр бит гомер мизгелләрен Хәтер сандыгында саклыйлар. Һәр чорның да була авырлыгы, Җиңеллеге килә артыннан. Әле уңга, әле сулга бәрелеп, Кеше чаба дөнья артыннан. Беркемнең дә дөнья мәшәкатен Куып җиткәннәре юк әле. Дәшә кебек вакыт сиңа кулын изәп, Ку, әле син, әйдә,...
-
“Тойма” җәмгыяте авыл халкына терлек азыгы хәзерләүдә ярдәм күрсәтте
"Тойма" җәмгыяте авыл халкына терлек азыгы хәзерләүдә зур ярдәм күрсәтә. Быел да мал хуҗаларына үзләре теләгән күләмдә салам өләшенде, печән сатылды, күрше-тирә авыллардан печән алып китүчеләр дә булды. Ә күптән түгел җир пайлары өчен мул итеп ашлык бирелде, дип хәбәр итте Туембаш җирлегенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Галия Гыйниятуллина.
-
Машина күпердән очып төшкән (фото)
Алабуга районында автомобиль күпердән очып төшеп, ут капкан, 55 яшьлек йөртүчесе үлгән. Бу хакта Татар-информ агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген көндез Алабуга районында "Форд Соллерс" заводы янында күпердән "Лада Калина" машинасы очып төшүе һәм янып китүе турында хәбәр алынган. Урынга...
-
Манзарас җирлегендә үзара салым акчасының 2 миллион 75 мең сумы – юллар өчен (фото)
Юллар проблемасы - халыкны борчыган иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Шунлыктан районның күп кенә җирлекләре быел да үзара салым акчаларының бер өлешен нәкъ менә юлларны рәтләү өчен тотарга планлаштырды. Кайбер авылларда бу эш инде төгәлләнү алдында тора.
-
Бүген Кукмараның “Добреев” кибете янындагы мәйданда “Бал” ярминкәсе гөрләде (фото)
Анда умартачыларының бал продукциясе тәкъдим ителде. Шулай ук биредә ит, сөт, бәрәңге, суган, сарымсак һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен дә сатып алырга була иде.
-
Кем атты: Кенәбаш авылында мылтык тавышлары яңгырады
Әйе, 20 августта Кенәбаш авылында мылтык тавышлары яңгырады. Бакчага чыгып килә идем, мылтыктан аткан тавышлар ишеттем. Баш очымда мескен бер зур гына кош, соңгы тапкыр канатларын җилпеп, җиргә гөрселдәп төште. Күп тә үтмәде, урамга зур тизлектә җиңел машина килеп туктады, аннан берәү чыгып, җан биреп яткан кошны машина эченә атты...
-
Казан кешесе лотереяга коттедж откан
Әмма ул отышны акчалата алуны хуп күргән.
-
Ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды
Ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан Казан шәһәрендә үткәрелгән тантаналы чарада район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә катнашты.