9 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Кәркәүчтә яшәп 90ны ваклаучы Фәния апа белән Тимерхан абый әле дә үз көчләрендә
Авылыбызның хөрмәтле кешеләре Фәния апа белән Тимерхан абыйның балачаклары сугыш чорына туры килгән. Алар колхоздагы барлык эшләрне үтәгәннәр. Тимерхан абый фермада эшләгән, атлар караган, җир сукалап, иген чәчкән. Фәния апа урак урган, печән чапкан. Җиңүгә ышаныч, якты киләчәккә омтылыш ачлыкны, авыр хезмәтне җиңәргә ярдәм иткән аларга. 1954 елда алар кавышып,...
-
Авариягә очраган машинадан бер кыз алты сәгать буе чыккан
Красноярск өлкәсенең Шарыпов районында булган бу фаҗига. Ужур шәһәренә юл тоткан "Хонда" машинасынын йөртүче, идарәне югалтып, тимербетон коймага килеп бәрелгән. Шуннан соң машина әйләнеп капланган. Бер ир белән хатын шунда ук һәлак булганнар, өченче пассажир-27 яшьлек полиция хезмәткәре һәм 26 яшьлек ир авыр җәрәхәтләр алганнар. Алты сәгатьтән соң кыз изелгән...
-
Кукмара 4нче мәктәбе укучылары кардан Олимпия символлары ясаганнар (+фото)
Узып киткән 2013 ел Татарстанда Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар Универсиадасы белән хәтергә кереп калды. Быел исә Сочида кышкы Олимпия Уеннары узачак. Бу уңайдан Кукмара 4нче урта мәктәбенең Совет утырышында төрле еллардагы Олимпия талисманнарын чагылдырып кар сыннары ясарга карар кылынган. Кыш бабай белән Кар кызын - унберенче, 2014 ел символын -...
-
Хоккей буенча Татарстан беренчелеге ярышлары булды
Кукмарадагы "Олимп" боз сараенда 2005 елгы балалар арасында Татарстан беренчелеге үтте. Анда Кукмара, Мамадыш, Биектау, Можга шәһәре командалары катнашты. Мамадышлылар дүрт уенда да җиңеп зонада беренче, кукмаралылар өч уенда җиңеп икенче урынга чыктылар.
-
"Восток"та узган семинар терлекчелек тармагының узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланды (+фото)
"Восток" хуҗалыгы базасында терлекчелек тармагында 2013 ел нәтиҗәләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Семинарда катнашучылар Түбән Шәмәрдән терлекчелек комплексында малларны кышлату тәртибе белән таныштылар. Сергей Димитриев җитәкләгән әлеге хуҗалыкта һәр сыердан көнгә уртача 21 килограмм сөт савыла, дәүләткә 11 тонна сөт озатыла. Хезмәт хаклары вакытында түләнеп, салымнар һәм башка түләүләр буенча...
-
Мәктәп укучылары коррупциягә каршы
Коррупция - Россиядә булган иң актуаль темаларның берсе. Күпләр аны хәтта гадәти күренеш дип күзаллый башлады, чөнки мәсьәләләрне "килешү буенча" хәл итәбез дип уйлыйлар. Әмма коррупциянең тамырлары бик тирәндә ята. Борынгы заманда кешеләр арасында хәтта коллар бүләк итешү гадәте булган. Хәзерге заманда коррупциянең кайсы төре өчен дә җәза бар. Шулай...