8 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Гафу сорыйк (шигърият)
Бозым тиде, әллә көнләштеләр, Күзләремдә сүнеп бара ут. Бар гомерем хезмәт белән үтте. Белмим, кемгә ул да булды күп. Үзем шаян, хисчән кеше булдым, Кайгылылар янда елмайды. Гарипләрдән, мескен-зәгыйфьләрдән Тик көлгәнем минем булмады. Ярдәм иттем кулдан килгән кадәр Гозер белән килгән күпләргә. Хәтер сандыгымны актарамын - Кемне дучар иттем үпкәгә....
-
Җырчы Миләүшә Сафина Рөстәм Миңнеханов белән селфига төшү бәхетенә ирешкән
Татарстан Президенты бүген Кукмарага эшлекле сәфәр кылды. Район үзәгендә сәнгать академиясе ачылышында ул селфи төшкән.
-
Хәния Фәрхинең кызы Алия: Әнинең җырларын җырлагыз, әнине шулай яшәтерсез!
Хәния Фәрхинең кырыгы уңаеннан, җырчының иҗатын яратучылар Камал театры янында флешмоб үткәрде. Чарада җырчының кызы Алия дә катнашты.
-
"Татарстан Республикасы хезмәтләре" мобиль кушымтасы татар теленә тәрҗемә ителгән
Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә. (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Күптән түгел "Татарстан Республикасы хезмәтләре" Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының рәсми мобиль кушымтасы татар телендә дә эшли башлады. Яңа эшләнмә татар телле халыкка кәрәзле телефон аша хезмәтләрдән туган телдә файдаланырга мөмкинлек бирә. Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру...
-
Кукмаралыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова кабул итте (фото)
Кукмаралылар бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова белән очрашты. Аңа балаларны авылдан Кукмара аграр көллиятенә йөртү өчен автобус, дәваханә, торак, җир мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
-
Иртәгә Кукмарада “Бал” ярминкәсе була
9 сентябрьдә Кукмара шәһәренең "Добреев" кибете янындагы мәйданда "Бал" ярминкәсе була. Анда бал, яшелчәләр, ит сатылачак. Башлана 8 сәгатьтә.
-
Татарстан Президенты – Кукмарада (фото)
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмарага килде.
-
Юлда - яшь юл хәрәкәте инспекторлары (фото)
"Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе барышында Янил мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдка чыкты.
-
Саташкан сентябрь: салкын көзгә алмашка әбиләр чуагы килә
Сентябрь башында һава торышы татарстанлыларны гаҗәпкә калдырды. Җәй уртасындагы кебек кызу торган җирдән кинәт кенә көн суытып җибәрде. Ләкин өметсезлеккә бирелергә урын юк: кояшлы көннәр әле булачак, һәм бик тиздән. Әле шимбә көнне генә - 2 нче сентябрьдә Татарстанда чын җәй хөкем сөрде, һава 26 градуска кадәр җылынды. 3 нче...
-
Районыбыз комбайнчыларының эш күрсәткечләре
Быел Татарстан Президенты карары нигезендә республикада иң нәтиҗәле эшләгән 200 комбайнчы 100әр мең сум күләмендә премия алачак. Премияләрнең 150се бөртек суктыручы комбайннар экипажларына, 50се игеннәрне теземнәргә салучыларга биреләчәк. Әлеге бәйгедә районыбыз комбайнчылары да җиңүчеләр рәтендә булыр дип ышанабыз.
-
Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасарына Мактаулы исем бирелде
Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Альбина Гаяновага "Россия Федерациясе белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре" дигән Мактаулы исем бирелде.
-
“Инвожо” ансамбле этник фестивальдә катнашты (фото)
Август азагында районыбызның "Инвожо" ансамбле IX "Крутушка" халыкара этник фестивалендә катнашты.