8 август 2016 яңалыклары
-
Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы билгеләнде
Ведомствоның яңа җитәкчесе Ленар Габдерахманов карьерасын Дәүләт автоинспекциясендә төзегән (Казан, 8 август, «Татар-информ», Светлана Белова, Гөлүзә Василова). Ленар Габдерахманов Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде, дип хәбәр иттеләр ведомствода узган матбугат конференциясендә. Ул яңа җитәкче билгеләнгәнче әлеге вазифаны билиячәк. Ведомствоның яңа җитәкчесе турында мәгълүмат...
-
10 августта Кукмарада "Кичке уен" була
Кукмарада "Кичке уен"нар дәвам итә. 10 августта, кичке сәгать сигездә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда әлеге күңелле чараны Село Чура, Ядегәр һәм Янил авыл җирлекләренең үзешчәннәре оештырачак. Программада күңелле концерт, җыр-биюләр бар. Рәхим итегез!
-
Татарстан Президенты Нурминкә елгасы буенда алып барылган төзекләндерү эшләре белән танышты (фото)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Кукмарага булган эш сәфәре вакытында республика программасы кысаларында төзекләндерелгән Нурминкә елгасының яр буйларын, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән күргәзмәләрне дә карады. Башкарылган эшләр белән республика җитәкчесен Президент ярдәмчесе Наталия Фишман һәм район башлыгы Сергей Димитриев таныштырды. Алсу Идрисова фотолары
-
Кукмарага эш визиты белән килгән Татарстан Президенты яңа төзелгән күпфатирлы йортны ачу тантанасында катнашты (фото)
Бүген Кукмарада сөенечле вакыйга булды. Авария хәлендәге йортларда яшәүче 21 гаиләгә республика программасы кысаларында Гафиятуллин урамында төзелгән яңа йорттан фатирлар тапшырылды. Райондашларыбызның шатлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар уртаклашты....
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең эш сәфәре вакытында "Урал" хуҗалыгы территориясендә булды (фото)
Бүген Кукмарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Президентны республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Сергей Димитриев һәм "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов каршы алды. Басу-кырларны караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашты. Шуннан соң Татарстан Президенты "Урал" хуҗалыгының...
-
Аллаһның 8 вәгъдәсе
- Мине исегездә тотсагыз, Мин дә сезне исемдә тотармын (2 : 152). - Сорагыз һәм Мин сезнең догаларыгызга җавап бирермен (40 : 60). - Биргән нигъмәтләремә шөкер итсәгез - арттырып бирәчәкмен (14 : 7). - Миңа иман китереп, изге гамәлләр кылучылар Җәннәт бакчалары белән сөендереләчәк (2 : 25). - Дөрестән...
-
Балачагы көендерсә, картлыгы сөендерә
Югары Өскебеш авылында яшәүче бик үзенчәлекле шәхес, хезмәт ветераны Мөҗипова Маһибәдәр Муллаәхмәт кызы турында язып үтәсем килә. Табигатьнең иң матур мизгеле, бар җиһан хуш исле шау чәчәккә күмелгән, озын-озак гомер теләгән кәккүкләрнең сихри, моңлы авазына төрелгән бер мәлдә - 1930 елның июнь аенда якты дөньяга аваз сала ул. Әмма аңа...
-
Югалтмагыз парыгызны (Тормыштан алынды)
Авылыбызда урта мәктәп булмаганлыктан, мин тугыз-унынчы сыйныфларны район үзәгендәге мәктәптә укыдым. Анда тирә-як авыллардан җыелган укучылар өчен яшәргә интернат бар иде. Көненә өч тапкыр ашау һәм яшәү дә бушлай иде. Шулай да, баласы өчен өзелгән әнкәй йөрәге өйдән чыгып киткәндә мине буш кына чыгарып җибәрми. Нигәдер, кызы ач ята, дигән...
-
Кукмарада Сабантуй узачак
13 августта, Киндеркүл авылы янындагы тугайда Төзүчеләр көненә багышлап, Сабантуй үткәрелә. Бәйрәмгә төзүчеләр һәм теләге булган һәркем чакырыла. Башлана сәгать 12.00дә.
-
Чуллыда бердәм халык яши
Авыл җирлекләрендә нинди генә чаралар оештырылмый! Берсендә "Кичке уен" гөрләп узса, икенчесендә "Авыл җыены", "Якташлар очрашуы" бар халыкны үзенә җыя. Узган җомгада Чуллы авылында да "Саумысез, авылдашлар!" дигән зур бәйрәм үтте. Ул көнне мәктәп янында төзелгән спорт мәйданчыгы да файдалануга тапшырылды. Авыл җирлеге, җирлек депутаты Гали Вәлиев, укытучылар, китапханәче, мәдәният...