8 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Киез итек–киез комбинаты Кубогы Кукмарада калды (+фотолар)
Кышкы озын каникул вакытында Кукмарадагы "Олимп" боз сараенда хоккей сөючеләр өчен көн саен диярлек ярышлар үтте. Быелгы сезон Кукмара киез итек-киез комбинаты Кубогына оештырылган турнир белән башланды. Анда Купка, Чишмәбаш, Аш-буҗи авыллары, Вятка Аланы шәһәреннән "Электрон" һәм Кукмарадан "Орион" командалары катнашты. Киеренке көрәштән соң финалга Кукмара һәм Вятка Аланы хоккейчылары...
-
Кайсы оешманың әйләнә-тирәсе матур?
Оешма-предприятие биналарын һәм аларның әйләнә-тирәләрен Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча районда конкурс оештырылган иде. Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә: Төп һәм урта мәктәпләр: 1 урын - Лельвиж, күппрофильле лицей 2 урын - 4нче мәктәп, Мәмәшир, Зур Сәрдек гимназиясе 3 урын - 1нче гимназия, Манзарас, Ядегәр. Мәктәп филиаллары: 1 урын - Чишмәбаш 2...
-
Янсыбы клубында "Кышкы моңнар" дигән концерт оештырылды
Янсыбы авылы клубында үзешчәннәр көче белән оештырылган "Кышкы моңнар" дигән күңелле концерт булды. Фәнис Мөхәммәтшин, Зиннур Гайнуллин, Лилия Шәрәфиева башкаруындагы җырларны, Райнур Низамиевның өздереп баянда уйнавын халык бик яратып кабул итте. Зал тулы иде. Музыкаль аппаратура белән ярдәм иткән Нәкыя Орловага да тамашачылар рәхмәтле булды. Концертта аның үзе башкаруындагы җырлар...
-
Райондашыбыз Илдус Рәхимуллин - Кукмарага газ кертә башлаучыларның берсе
Күкшел авылы егете Илдус Рәхимуллин гомере буе тырыш хезмәт белән яшәгән. Бу сыйфат аңа кече яшьтән үк әти-әнисеннән бирелгән. Әтисе Хәкимулла абый эше буенча һәрчак юлда йөргәнлектән, хуҗалыкны алып бару әнисе Миннебикә апа өстендә булган. Белмәгән эше булмаган аның. Ире эшкә барыр алдыннан сарык чалгач, аны тунап, эшкәртеп урнаштыруны да...
-
Кукмарада алты шофер балаларын махсус креслога утыртмаган өчен штрафка тартылган
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 10 гыйнварга кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе бара. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый. Балаларын махсус балалар утыргычы...
-
Кукмарада сәүдә нокталарының террорлыктан сакланышы тикшерелде
Район башлыгы карары белән объектларның террорлыктан сакланышын тикшерү буенча эшче төркем төзелгән иде. Ведомстводан тыш сак хезмәткәре, полициянең өлкән лейтенанты Радик Юнысов, Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов, янгынга каршы Федераль хезмәтнең Татарстан буенча 117нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Мансур Рәхмәтуллин, район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова составындагы әлеге төркем...