7 апрель 2015 яңалыклары
-
8 сыйныф укучысы танышына ут төрткән
5 апрельдә Казанда булган бу фаҗига. Унбиш яшьлек 8 сыйныф укучысы исерек көе үзенең танышына янучан сыеклык сибеп, ут төрткән. Нәтиҗәдә уналты яшьлек үсмернең башы, күкрәге, эче һәм аркасы - гәүдәсенең 25 проценты зыян күргән. Хәзерге вакытта ул РКБның пешкән җәрәхәтләрне дәвалау бүлегендә ятып дәвалана. Әлеге җинаять эше буенча тикшерү...
-
Олыяз авылы турында китап чыкты
Казанның "Ватан" нәшриятында "Татарстанның Кукмара төбәге - Олыяз авылы тарихы" дигән китап басылып чыкты. Китапның мөхәррире Зиннур Закиров, язмаларны туплаган авторлар Зөлһәбирә Якупова, Рәсимә Сәләхова, Нәзирә Гарифуллина. Әлеге китап 360 данәдә нәшер ителгән. Төп иганәче булып "Урал" хуҗалыгы тора. Китапта тарихи истәлекләр, олыязлылар турындагы язмалар һәм фоторәсемнәр урын алган.
-
Байлангарда “Нәүрүз” бәйрәме узы (+ФОТО)
Байлангар мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Спорт ярышларында катнашу, концерт номерларын карау белән бергә, бәйрәмгә килүчеләр Рәшидә Мусина, Тәнзилә Шәрәфиевалар пешергән Карга боткасыннан, Рушания Газизуллина пешергән кайнар коймактан авыз иттеләр. Халык бу көнне рәхәтләнеп ял итте, бүләкләр отты һәм бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты, - ди мәдәният йорты...
-
Казанда якташыбыз, композитор Фасил Әхмәтовны искә алу кичәсе үтте
Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 58нче мәктәптә якташыбыз, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Глинка, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре иясе композитор Фасил Әхмәтовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан искә алу кичәсе узды. Бу мәктәптә озак еллардан бирле композиторның җәмәгать тәртибендә оешкан музее эшләп килә һәм аны композиторның туганы Россия...
-
“Олимп”та “Магистрат” кубогына хоккей турниры узачак
12 апрельдә "Олимп" боз сараенда "Магистрат " кубогына 1999 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында шайбалы хоккей буенча турнин үткәрелә. Башлана 9 сәгать 30 минутта. фото: https://yandex.ru