7 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
“Намус” үзенең сатып алучылары арасында бүләкләр уйнатты (+фоторепортаж)
"Намус" җәмгыятенең 7 гыйнвар - Раштуа көнендә үзенең сатып алучылары арасында бүләкләр уйнатуы соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Шәхси эшмәкәр Илсур Гарипов сүзләренә караганда, 2013 елның 15 сентябреннән быелның 6 гыйнварына кадәр азык-төлек кибетләреннән - 500, ә запас частьләрне 1000 сумга сатып алучыларга бер купон бирелгән. Барлыгы 7619 купон...
-
Миляди 2014, һиҗри 1435-1436 елларда дини бәйрәмнәр вә мөбарәк көннәр
Һәр җомга - мөселманнарның зур бәйрәме. Мәүлид бәйрәме. 12-13 гыйнвар. Рабигүл әүвәлнең 11е - кичәсе, 12се - көне. Рәгаиб кичәсе. 1-2 май. Рәҗәб аеның 2се - кичәсе, 3е - көне. Мигъраҗ кичәсе. 25-26 май. Рәҗәб аеның 26сы - кичәсе, 27се - көне. Бәраәт кичәсе. 12-13 июнь. Шәгъбән аеның 14е -...
-
Раштуа көне белән бәйле сынамышлар
7 гыйнварда кар яуса, иген уңышы мул була. Җил карны себертсә, байлык һәм муллык килә. Өй кыегында кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә. Көн җылы булса, ашлык куерып үсә. Буран булса, умарта оясы яхшы аера. Раштуа яңа айга туры килсә, ашлык уңышы начар була. Раштуада агачлар бәсләнсә -...
-
7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме
Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга...