6 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Гөлназ Асаева Уфадагы җәнҗал турында: “Мин – кызу канлы кеше”
Интернет челтәрендә җырчы Гөлназ Асаева турында "наркотик маддәләр кулланып, Уфадагы төнге клубта тавыш куптарган" дигән мәгълүмат пәйда булды. Әмма Гөлназ "инцидент булды, ләкин мин берни дә кулланмадым, ул көнне, гомумән, рульдә идем", - дип, бу мәгълүматны кире какты.
-
Саба районында коткаручылар 70 яшьлек гөмбә җыючыны эзли
Шәмәрдән авылында яшәгән ир-ат карьер янында гөмбә җыярга китеп югалган.
-
Кукмарада капиталь төзекләндерелгән бакча үзенең ишекләрен ачты
"Балалар бакчаларына капиталь ремонт" программасы кысаларында Кукмараның "Салават күпере" балалар бакчасына да капиталь төзекләндерү уздырылды. - Капиталь ремонт вакытында бинаның барлык ишек-тәрәзәләре яңартылды, ике яктан да эвакуацияләү юлына баскычлар ясалды, җылылык системасы, канализация, түбә тулысынча алыштырылды, ашханә һәм кер юу бүлмәләре яңартылды, бакча бинасы тышкы яктан плитә белән төрелде. Төзүчеләр...
-
Ялган хәмер турында – “Халык контроле”нә
Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында мәгълүматлар урнаштыруның бернинди дә кыенлыгы юк: моның өчен Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлеп, "Халык контроле" бүлекләренең берсендә, фотосурәте белән (фотосурәтнең булуы - мәҗбүри таләпләрнең берсе, кагыйдә буларак, мөрәҗәгать итүче фикеренчә, закон бозуга юл куелган...
-
Социаль хезмәтләр җыелмасынмы яисә акчалата түләүне сайларгамы?
Бушлай даруларга хокуклары булган райондашларыбызга бу хакта 1 октябрьгә кадәр уйланыр вакыт бар әле. Пенсия фонды идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда мондый хокукка 7074 кеше ия. Бүгенге көн өчен әллә ни зур булмаган суммага кызыгып, акчалата түләүне сайлаган кешеләр, чирләре көчәеп китеп, гаять кыйммәтле дарулар кирәк булган очракта кыен хәлдә...
-
Яктылык кайтаручы элементлар гомерне саклап калырга мөмкин
"Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе барышында шәһәрнең "Ләйсән" балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган чара узды. Анда ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнашты. Бакчага сабыйларын алып килгән әти-әниләргә яктылыкны кире кайтаручы элементлар тагуның мөһимлеге хакында язылган белешмәлекләр таратылды.
-
Кукмарада “Экстремизмга – юк!” айлыгы бара
Татарстанда, шул исәптән районыбызда да "Экстремизмга - юк!" айлыгы башланды. Әлеге айлык 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында белем бирү, мәдәният, спорт, дини оешмаларда төрле чаралар узачак. Полиция хезмәткәрләре мәктәпләрдә укучылар белән террорлык һәм экстремистлыкка багышланган әңгәмәләр оештырачак.
-
Әсән-Елгада "Чишмә бәйрәме" гөрләде (фото)
Әсән-Елгада узган "Чишмә бәйрәме" авыл халкын чишмә буена жыйды.
-
Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле...
Әйе, быел нәкъ менә җыр юлларындагыча күп кешенең бәрәңге уңышы ишелеп уңды. Казып алынганнан соң кап-кара җир өстенә сибелеп, кояш нурлары астында ялтырап ятучы берсеннән-берсе эре бүлбеләрне җыеп кына өлгер! Бәйрәм ялларында үрәсбашлыларны да бакчадан кермәделәр дияргә була. Кемдер бәрәңге сабагы чапты, кемдер казыды, җыйды... Һава торышы көйсезләнеп китеп, яңгырлар...
-
Элвин Грейның фанаткасы: "Елый-елый автограф сорадым, якын да җибәрмәделәр"
Кукмарада шәһәр көнендә Радик Юльякшин чыгыш ясады. Кукмара кызы Айгөл Гыйльфиева җырчыдан автограф алырга теләп, нинди казалар күрүе хакында зарланып һәм шатланып яза. Элвин Грейның Вконтакте челтәрендәге рәсми төркемендә Айгөл Гыйльфиева үзенең тәэсирләре белән уртаклашкан: Хәерле иртә кадерле бурундуклар! Хәлләрегез ничек? Минем бар да шәп! Кукмарада шәһәр көнендә булдым. Шундый...
-
“Восток” җәмгыятеннән Әмир Гыйльметдинов: Техника гына сынатмасын!
Кыр уртасында берүзе җир эшкәртүче Әмир абый Гыйльметдинов янына килгәч: -Басуда үзегезгә генә күңелсез түгелме? - дип сорап куйдым. -Юк, - диде ул. -Алда да техникалар бар бит, хәзер куып җитәм мин аларны. Быел трактор җайлы бара, туфрак тигез булып кала, үткән ел кәсле иде. -Тимер атыгыз көйсезләнмиме соң? -Юк,...
-
Без терроризм, экстремизмга каршы (фото)
Кукмараның Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында митинг һәм "Без терроризм, экстремизмга каршы" дигән тематик концерт узды. Концерт программасын Кукмара 1нче гимназиясе, күппрофильле лицей, Кукмара 3нче, 4нче урта мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән иде.
-
Район башлыгы сентябрь аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлады
Сентябрь аенда Кукмарадан Риза Галинга, Анна Санниковага, Түбән Чурадан Мария Агеевага, Олыяздан Галия Ибраһимовага, Лубяннан Миневәсимә Хаҗиевага, Купкадан Закирә Зариповаларга 90 яшь тула.