5 март 2013 яңалыклары
-
Урманчы һәм эколог
Тормышта үз тырышлыклары белән зур үрләр яулаган якташларыбызның һәр уңышы горурлык хисләре уята: үзеңнеке үз бит инде! Төркәш авылында туып-үскән, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында бүлек җитәкчесе буларак хезмәт куючы Рифкат Хуҗиевның күптән түгел "Татарстанның атказанган экологы" исеменә лаек булуы да сөенечле хәбәр булып иреште. Рифкат Фоат улы белән...
-
Истә, һаман да истә...
Зур Кукмара урта мәктәбен 5, 10, 15, 20, 25 ел элек тәмамлаган укучылар, аларның сыйныф җитәкчеләренең очрашу кичәсе булды. Туган мәктәбемнең һәр бүлмәсендә җанлы сөйләшүләр, сагыну хисләре белән тулган күңелләрнең тулып ташуы, үткән елларның кайтавазы булып, яңгырап торды.
-
Кукмараның көрәшче егетләре командасы-бишенче урында
Әлмәттә "Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил исемендәге призына милли көрәш ярышлары үткәрелде. Ике көн дәвам иткән бәйгедә 56 командадан 470кә якын көрәшче катнашты. Командалар беренчелеге буенча ярышта Кукмара егетләре бишенче урынны яуладылар. 5 мартта район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин әлеге батырларны ресторанга чәй өстәле артына җыйды, спорттагы уңышлары белән котлап, бүләкләр...
-
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Йолдызлык" фестиваленә әзерләнә
Районыбыз укучылары ел саен "Йолдызлык" республика фестивалендә катнашып, призлы урыннар яулый. Балалар бәйгедә чыгыш ясарга бик яраталар, аңа тырышып әзерләнәләр. Быел фестивальнең зона этабы 23-24 мартта Балтач районында узачак. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Вокаль ансамбльләр", "Вокал-соло", "Конферансье" номинацияләрендә чыгыш ясарга әзерләнәләр. Уңышлар телибез.
-
Cу - тормыш чыганагы
Тау астында салкын чишмә Челтер-челтер җыр көйли...