2 июль 2015 яңалыклары
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре “Нараткай” лагерендә бәйге уздырды (+Фото)
Шушы көннәрдә "Нараткай" балаларны сәламәтләндерү лагерендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара узды. ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин сүзләренә караганда, укучылар "Патруль" "Җәяүле" һәм "Светофор" командаларына бүленеп көч сынашкан. Командалар "Визит карточкасы"н тәкъдим иткәннәр, юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча үзләренең белемнәрен сынаганнар, табышмакларга җаваплар...
-
Кукмара урамнарына эскәмияләр куела (+Фото)
Кукмараның Ленин һәм Ворошилов урамнарында "Стройком" оешмасында эшләнелгән эскәмияләр куела башлады. Быел барлыгы 18 эскәмия урнаштырылачак. Бу эскәмияләр Вадим Әхәтов җитәкләгән әлеге оешманың халыкка бүләге.
-
“Бөтен авыл Сочида” (шаян диалог)
-Алло, Нормабашмы бу? -Әйе, улым. -Улың түгел мин синең, мин Кукмарадан. -Беләм инде улым түгелен, сиңа кем кирәк соң? -Миңа кем дә ярый. Дүртесе балыкчылар ярышы була, дигәннәр иде, хәзер булмый диләр. Дөресме шул . -Дөрес, улым. -Улың түгел дидем бит инде. -Беләм инде. Авылда бәйрәм үткәрергә кеше юк. Бөтенесе...
-
Кукмаралылар Чистайда узган китапханәчеләр семинарында катнашты
Районыбызның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре - китапханәче Алсу Баһабиева һәм балалар белән эшләү бүлеге методисты Илзия Харисова Чистай шәһәрендә узган "Туган якны өйрәнү: традицион якын килү һәм яңа гамәли эш" дип исемләнгән мастер-класста катнашып кайттылар. Әлеге чараның максаты эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, бай мәгълүмат алу иде. Әлеге чарага Әлки, Аксубай, Биектау,...
-
Нормабашта узачак “Балыкчылар ярышы”ның программасы
11 июльдә Нормабаш авылы буасында 2нче төбәкара "Балыкчылар ярышы" үткәрелә. Ярышлар түбәндәге номинацияләрдә узачак: 1.Иң күп тотылган балык (авырлык буенча, 1-3 урыннар ачыклана) 2.Иң күп тотылган балык (сан буенча) 3.Иң зур балык 4.Иң кечкенә балык. 5.Иң өлкән балыкчы. 6.Иң яшь балыкчы. 7.Иң күп балык тоткан хатын-кыз. 8.Балык тоту темасына анекдот....
-
Кукмарада “Автоледи” багана белән “сөзешкән” (+Фото)
Кичә, кичке сәгать тугызлар тирәсендә, поселокның Ленин урамында ("Хезмәт даны" редакциясе каршында) юл фаҗигасе була. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевның сүзләренә караганда, "Приора" автомобилендә хәрәкәт иткән 1994 елгы хатын-кыз руль белән идарә итүен югалта һәм ут баганасына килеп бәрелә. Багана сынып "Элеватор"ның коймасына таба ава. Шоферның үзенә, бәхеткә...
-
Ядегәрнең “Габделхак” мәчетендә кызу эш кайный
Май аеннан бирле Ядегәрнең "Габделхак" мәчетендә кызу эш кайный. Заманында Ядегәр төбәге халкына дини гыйлем биргән, дин галиме Габделхак Каюмовның уллары, оныклары, энесенең матди ярдәме белән авыл мәчете төзекләндерелә. "4х6 метрлы яңа янкорма төзелде, ул җирлегебездәге дүрт авылга мәдрәсә булыр, дип планлаштырыла. Аның тышкы өлешендә эш тәмамланып килә, ә эчке...
-
Кукмараның “Чулпан” балалар бакчасы ике грант отты (+Фото)
Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында балаларга ике дәүләт телен өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы балалар бакчаларына берәр миллион сум күләмендә грантлар тапшырылды. Шулай ук республиканың иң яхшы 20 мәктәпкәчә учреждениесе дә "Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыру" конкурсында җиңгән өчен 500әр мең сум грант...