Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагының 2016 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республикада 740,4 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 245,3 мең башы - савым сыерлары.
Республикада 926,9 мең тонна (узган елның шушы чорына карата 103 %) сөт, 279 мең тонна (104 %) терлек һәм кош ите җитештерелгән.
Кукмара, Балтач, Актаныш районнарында мөгезле эре терлекләр саны узган елга караганда арткан. Әлки, Алексеевск, Чистай, Буа, Алабуга, Баулы районнарында, киресенчә, 1000 баштан артык кимегән.
Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарында сөт җитештерү күләменең артуы күзәтелә. Әлмәт, Кама Тамагы, Чистай, Мамадыш, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында сөт җитештерү күрсәткечләре түбән.
Нет комментариев