Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Үрәсбаш авылында су кайчан була?(сорау-җавап)

Үрәсбаш авылының Пионер урамында яшәүчеләр (23 хуҗалык) инде күп еллар сусызлыктан тилмерә. Узган ел үзара салым акчалары хисабына урамдагы су трассасын төзекләндерү планга кертелгән иде. Әмма әлеге эш өлешчә генә башкарылды да туктап калды. Инде җәй үтеп китте, көз ахырына якынлаша, тик һаман да су юк. Элек җирлек башлыгы булып...

Үрәсбаш авылының Пионер урамында яшәүчеләр (23 хуҗалык) инде күп еллар сусызлыктан тилмерә. Узган ел үзара салым акчалары хисабына урамдагы су трассасын төзекләндерү планга кертелгән иде. Әмма әлеге эш өлешчә генә башкарылды да туктап калды. Инде җәй үтеп китте, көз ахырына якынлаша, тик һаман да су юк. Элек җирлек башлыгы булып эшләгән Гөлсинә Гарифуллина: "Барлык документлар да әзер, су булачак", - дип ышандырды. Хәзерге җирлек башлыгы Ринат Шәмиевтан җавап көтәбез.
 
Үрәсбаш авылы халкы
 
 
 
Әлеге хатка Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәмиевтан түбәндәге җавап алынды.
 
-Үрәсбаш авылының Пионер урамындагы суүткәргеч 2002 елда газ керткән вакытта берничә җирдән өзелгән иде. Халыктан җыелган үзкертем акчалары хисабына 2015 елда 213 метр озынлыкта суүткәргеч торбалар алыштырылды, башня койма белән әйләндереп алынды, янгын гидранты урнаштырылды. Бу эшләрне "Промкомбинат" оешмасы башкарды. Әлеге максатларда 269573 сум акча тотылды. Әмма чаралар җитмәү сәбәпле, суүткәргеч ремонтын ахырына хәтле башкарып чыга алмадылар.
 
Пионер урамындагы ремонтны төгәлләү өчен 2016 елда 148900 сумлык проект-смета төзелеп, аукционга куелды. 4 октябрьдә үткәрелергә тиешле конкурс катнашучылар булмау сәбәпле, уздырылмады. Ул кабаттан 7 ноябрь көнне үткәрелде. Быел суүткәргечкә ремонт төгәлләнәчәк.
 
Үзкертем акчаларына Үрәсбәш авылының Октябрь урамына сметада каралганча вак таш җәелде. 28 октябрьдә эшне төгәлләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев