Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Чиләкләре” буш булмасын иде. Корбан гаете алдыннан мин төш күрдем...

Иртәгә Корбан гаете булачак төнне төш күрдем: берничә ел элек өлкән яшькә җитеп вафат булган Мәймүнә апа урам чатында мәктәп балалары арасында басып тора. Кулларында буш чиләк. Ул аны күкрәгенә терәп тоткан. Имеш, колхоз басуына бәрәңге чүпләргә барырга торалар. Уяндым да уйга калдым. Аның бөтен тормышын күз алдымнан үткәрдем. Аның...

Иртәгә Корбан гаете булачак төнне төш күрдем: берничә ел элек өлкән яшькә җитеп вафат булган Мәймүнә апа урам чатында мәктәп балалары арасында басып тора. Кулларында буш чиләк. Ул аны күкрәгенә терәп тоткан.
Имеш, колхоз басуына бәрәңге чүпләргә барырга торалар.
Уяндым да уйга калдым. Аның бөтен тормышын күз алдымнан үткәрдем.
Аның язмышы, тормышы гыйбрәтле булды. Башлангыч сыйныфларда укыган чакта ук ул ятим калды: башта карт әтисе, аннары әнисе фаҗигале төстә вафат булды. Шуннан ул беренче анадан туган апасы һәм җизнәсе тәрбиясенә күчте. Апасы Минневафа әби белән Миннебай бабай яхшы кешеләр иде. Ләкин баланың үз әти-әнисен бер кеше дә алмаштыра алмый бит. Бала бала инде ул, аның үз акылы, яшәгәндә төрле чаклары булгандыр.
Илдә Бөек Ватан сугышы барган авыр еллар иде. Мин, бу вакытта бала гына булсам да, барысын да яхшы хәтерлим әле. Мәймүнә апа бик хәрәкәтчел, тиктормас, шук иде. Уйнаганда карга чумган, агач күтәртмәле чабатасы белән язгы суны ерган чаклары да еш булды. Үзен саклый белмәде. Бишенче сыйныфта укыган чакта язгы суга төшеп, чирләп, озак кына урында хаста булып ятты. Савыгып аякларына басканда, бер аягы гомерлеккә зәгыйфь булып калган иде. Гомере буе нык кына аксаклап йөрде. Ләкин ул шул халәтендә дә гел иптәшләре арасында булды, шаярды, шук Мәймүнә булып калды.
Язманың дәвамы "Хезмәт даны" газетасының 18 ноябрь санында.
 
Саймә ХӘЕВА,
Кәркәүч
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев