Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Гыйззәтуллина Наилә Мөхәммәтовнаның 28 февральдә туган көне – күркәм юбилее

27 февраля 2017, 21:24

467

0

0

Гыйззәтуллина Наилә Мөхәммәтовнаның 28 февральдә туган көне – күркәм юбилее

Кукмара бистәсендә гомер итүче Гыйззәтуллина Наилә Мөхәммәтовнаның 28 февральдә туган көне - күркәм юбилее.

Хөрмәтле Наилә Мөхәммәтовна! Сезне олы юбилеегыз - 70 яшь тулган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сез бөтен гомерегезне мәгариф өлкәсенә багышлап, район мөгаллимнәренең олы ихтирамын казандыгыз, аларга барлык яктан да үрнәк булдыгыз. Сезнең төпле киңәшләрегез безгә тормышта югалып калмаска ярдәм итте. Без сезгә теләкләрнең иң зурысын җиткерәбез: алдагы гомер елларыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә насыйп булсын. Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның, кардәш-туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтен, игътибарын, ихтирамын тоеп, тыныч картлыкта гомер итүегезне телибез.

Кырыслыкка заман өйрәтсә дә,

Иртә чал керсә дә чәчләргә,

Сезнең эшләр җирдә озак яшәр,

Сез тәрбия биргән яшьләргә.

Юбилейлар белән котлыйк әле,

Бүләк итеп алсу гөлләрне.

Телик әле сезгә якын итеп,

Киләчәктә матур көннәрне.

Иң изге теләкләр белән мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pUkpdVTHLP