Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмараның «Олимп» спорт мәктәбе

Кукмараның «Олимп» спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    «Олимп» Боз сарае — тимераякта фигуралы шуу һәм хоккей буенча спорт дәресләре һәм чаралар уздыру өчен барлык таләпләргә җавап бирә торган, ясалма боз мәйданчыгы булган, зур, заманча сарай.

  • Эш вакыты:

    Көн саен 08:00 – 22:00

  • Телефон:
    • 8 (84364) 2-62-35
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/kukmor/org5768

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 37Б йорты

«Олимп» Боз сараенда 4 спорт төре бар: тимераякта фигуралы шуу, хоккей, чаңгы узышлары, тау чаңгысы спорты. Физик мөмкинлекләре чикле балалар, авыру дәрәҗәсенә һәм медицина рөхсәтенә карап, ата-аналары (законлы вәкилләре) белән түгәрәкләргә йөри ала. Шөгыльләнүчеләрнең яше 5тән 18 яшькә кадәр. Спорт мәктәбендә даими рәвештә өлкәннәр, балалар арасында иптәшләрчә уеннар һәм турнирлар уза. Биредә тәрбияләнүчеләр белән 10 тренер-укытучы шөгыльләнә. Фигуралы шуу буенча яшь спортчылар Татарстан ярышларында һәм күрше төбәкләрдә оештырылган бәйгеләрдә лаеклы урыннар яулыйлар. Ел саен «Олимп» Боз сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча ачык беренчелек уздырыла, анда Казан, Чистай, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Зәй, Байлар Сабасы, Биектау, Питрәч һәм башка районнар катнаша. Фигуралы шуучылар район тормышында да активлык күрсәтә. Аларның чыгышларыннан башка бер генә чара да үтми диярлек. Спорт мәктәбендә «Чаңгы узышлары» бүлекләренең тәҗрибәле тренер-укытучылары җитәкчелегендә уртак чаралар оештырылу күркәм традициягә әверелгән. Балалар Бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге төрле ярышларда катнаша. «Әти һәм мин — хоккейда», «Сәламәтлек көне», «Яңа ел әкияте», «Спорт кичәсе», «Сәгать ярышы», «Күңелле стартлар», «Көзге кросс», «Россия чаңгы юлы» спорт бәйрәмнәре даими үткәрелә. «Олимп» спорт мәктәбе профессиональ спортчылардан тыш сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләрнең барысын да үзенә җәлеп итә. Алар өчен тимераякта һәм чаңгыда массакүләм шуу сәгатьләре каралган.