Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмараның хирургия бүлеге

Кукмараның хирургия бүлеге
  • Тасвирлама:

    Кукмараның хирургия бүлеге – балалар, өлкәннәргә планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен тәүлек буе эшли торган стационар.

  • Эш вакыты:

    Тәүлек буе

  • Телефон:
    • 8 (84364 ) 2-81-10
  • Сайт:

    https://zdrav.tatar.ru/crbkukmor/about

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 24нче йорт

Кукмараның хирургия бүлеге өченче катта урнашкан, ул 2 бүлеккә бүленгән: чиста һәм үлекле яралары булган авырулар. Биредә 2 бәйләү кабинеты һәм 2 операция блогы бар. Бүлектә ашыгыч хирургия ярдәменә мохтаҗ авырулар дәвалану һәм тикшерү уза: ашказаны-эчәк трактының кискен авырулары, күкрәк, корсак куышлыгы җәрәхәтләре, кискен кан тамырлары авырулары, сидек-җенес системасының кискен авырулары һәм башкалар. Планлы хирургия авырулары: ашкайнату системасы, кан тамырлары системасы органнарын тикшерү. Корсак куышлыгы, сидек бүлеп чыгару системасы органнарына, сөяк-мускул системасына операцияләр, проктологик, эндоскопик операцияләр ясала. Дәвалауның яңа ысуллары үзләштерелгән: лазер терапиясе, интратон, нитратон, бөерләргә катетер кую, цистоскопия — боларны уролог, югары категорияле табиб Ситдыйков Фәрит Фатыйх улы керткән. Бүлектә 1 эндоскопик стойка бар. Корбанов Илһам Гарифулла улы лапароскопик операцияләр һәм тикшеренүләр үткәрә (операция косметик эффектка ия, тернәкләнү чоры тизрәк уза). Кукмара район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләрен һәм авыруларын түбәндәге юнәлешләрдә дәвалыйлар: буыннарга операцияләр, җәрәхәттән соң остеомиелитны дәвалау, аяк-куллардагы шешләрне бетерү. Заманча дәвалау ысулларын куллану зарарланган аяк-кулларның функциясен тиз арада торгызырга, кыска вакыт эчендә пациентка эшкә чыгарга мөмкинлек бирә.