Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмара поликлиникасы

Кукмара поликлиникасы
  • Тасвирлама:

    Поликлиника көн саен меңгә якын пациентка хезмәт күрсәтә. Кабул итү 24 белгечлек буенча алып барыла.

  • Эш вакыты:

    Дүш-җом 7:00 – 18:00, шим 7:00 – 17:00, якш ял

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12:00 – 13:00, кизү торучы табиб кабул итә

  • Телефоннар:
    • 8 (843) 642-74-20; 8 (84364) 2-84-25 регистратура
    • 8 (84364) 2-81-13; 8 (84364) 2-81-25 кабул итү бүлмәсе
    • 8 (84364) 2-81-19 ашыгыч ярдәм бүлеге
  • Сайт:

    https://zdrav.tatar.ru/crbkukmor/about

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 24нче йорт

Поликлиника заманча диагностика аппаратурасы белән җиһазландырылган, анда УЗИ, цифрлы флюорография, реовазография, эхоэнцефалография, компьютер электрокардиографиясе, холтер мониторингы: ЭКГ һәм АД үткәрелә. Дәвалау да заманча таләпләргә туры килә. Мәсәлән, озонотерапия, лазер терапиясе, энә белән рефлекс терапиясе, КВЧ-терапия һәм физиотерапиянең барлык төрләре уздырыла. Дәвалау процессында стационарны алмаштыра торган яңа технологияләр, мәсәлән, көндезге стационар һәм өй шартларындагы стационар киң кулланыла. Стационар — тәүлек буе эшли торган 183 урынга, ә көндезге стационар 83 урынга исәпләнгән. Дәвалау корпуслары составына сменага 1220 кешене кабул итүгә исәпләнгән поликлиника керә. Кукмара район үзәк дәваханәсендә барлыгы 630 кеше хезмәт куя: табиблар — 84, урта медицина персоналы — 344, кече медицина персоналы — 26 һәм башкалар —176 кеше.