Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмара балалар музыка мәктәбе

Кукмара балалар музыка мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Музыка мәктәбе укытучыларының һәм укучыларының бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә укучылар югары нәтиҗәләргә ирешәләр, республика, Халыкара һәм Бөтенроссия бәйгеләре лауреатлары булалар.

  • Эш вакыты:

    Дүш-шим 08:00 – 19:00

  • Телефон:
    • 8 (84364) 2-67-67
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/kukmor/page3564336.htm/page3569279.htm

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, М.Җәлил урамы, 4нче йорт

Кукмара балалар музыка мәктәбе 1966 елда ачыла. 2018 елда республика бюджеты хисабына мәктәп бинасына капиталь ремонт ясала, музыка кораллары һәм җиһазлар сатып алына. Музыка мәктәбенең төп бурычы — балаларда музыкага мәхәббәт тәрбияләү, музыкаль сәләтләрен ачу, дөньяга карашларын киңәйтү, ә иң сәләтлеләрнең киләчәктә әлеге өлкәдә белемнәрен дәвам иттерү. Әлеге мәктәп музыка сәнгате өлкәсендә Федераль дәүләт таләпләре буенча белем бирү программаларын түбәндәге юнәлешләр буенча гамәлгә ашыра: фортепиано бүлеге, тынлы һәм бәрмә уен кораллары бүлеге (труба, ксилофон, саксофон, баритон, туба), халык уен кораллары бүлеге (баян, гитара), кыллы уен кораллары бүлеге (скрипка), хор җырлау бүлеге. Мәктәп базасында төрле иҗат коллективлары эшли: «Viva» скрипкачылар ансамбле, балалар тынлы оркестры, «Шаян егетләр» баянчылар ансамбле, «Тургай», «Сандугач» курайчылар ансамбльләре, «Кукмара нуры» халык уен кораллары ансамбле. Музыка мәктәбендә 19 укытучы хезмәт куя, алар арасында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре һәм Россиянең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәрләре дә бар. Кукмара балалар музыка мәктәбе базасында тынлы уен коралларында уйнаучыларның «Язгы фанфаралар» төбәкара конкурс-фестивале, «Яшь талантлар» — татар пьесасын һәм фортепиано этюдларын иң яхшы башкаручылар мәктәп бәйгеләре үткәрелә.