Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөзүчеләр Казаннан көмеш медаль алып кайттылар

"Зилант" спорт мәктәбендә 300гә якын бала йөзү белән шөгыльләнә. Алар арасында мәктәп яшендәге укучылардан тыш, балалар бакчасына йөрүчеләр дә бар. Спортчылар район, республика ярышларында еш кына призлы урыннар яулап киләләр. Күптән түгел Казанда үткәрелгән укучыларның IХ республика спартакиадасында һәм Татарстан беренчелегенә узган йөзү буенча бәйгедә дә алар районыбыз данын югары...

Чыннан да, яшь йөзүчеләр арасында районның йөзек кашы булырдай спортчылар аз түгел. Шундыйларның берсе - команда капитаны Айдар Шәрипов 100 метрга ирекле стиль (кроль), 100 метрга баттерфляй, 200 метрга комплекслы йөзүдә - беренче урыннарны, шулай ук Татарстан беренчелегендә 50 метрга баттерфляй белән йөзүдә спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәп, икенче урынны яулады. Айдар Татарстанда гына түгел, Идел буе өлкәләрендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә инде күп тапкырлар медальләргә лаек булды. Декабрь аенда Екатеринбург шәһәрендә олимпия чемпионы А.Попов исемендәге Кубокка бәйге үткәрелеп, анда Россия Федерациясеннән, БДБ илләреннән һәм Германиядән 59 команда составында иң көчле йөзүчеләр катнашты. Татарстан данын 4 спортчы, шулар исәбендә якташыбыз Айдар Шәрипов яклады һәм республикабыз командасы 6нчы урынга лаек булды. 19 мартта аны тагын бер истәлекле вакыйга көтә - Казанга су спорты сараен ачу өчен зур кунаклар киләчәк. Айдар әлеге тантанада күргәзмә чыгышларда катнашу өчен чакырылган.
Ә башкалада үткән бәйгеләргә әйләнеп кайтсак, тагын бер өметле спортчы - Фәрид Гарифҗанов 50, 100 һәм 200 метрга брасс дистанцияләрендә беренче урынга чыкты һәм 1 разряд нормасын үтәде. Диләрә Гайнанова да 50 метр арада аркада йөзү буенча - өченче, 50 метрга кроль белән йөзүдә икенче урыннарга лаек булды һәм 3 разряд нормасын үтәүгә иреште.
50 метрга ирекле стиль һәм комбинацияле эстафеталарда да кукмаралыларга тиңнәр булмады - Айдар Шәрипов, Фәрид Гарифҗанов, Ильяс Миргалиев, Ришат Әбсәләмовлардан торган команда беренчелекне яулап, пьедесталның иң югары баскычында медальләр белән бүләкләнде.
Шулай ук Динар Антонов, Никита Васильев, Рузил Зарипов, Артур Сидоров, Азат Тимергалиев, Алмаз Галиев, Илназ Габбасов, Сәйдәш Шәймәрданов, Алмаз Фәхретдинов, Алмаз Галиев, Илфира Шәрипова, Ләйсән Җиһангирова, Айсылу Шәфигуллиналар да команданың уңышлы чыгыш ясавына үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр.
Әлбәттә, бу уңышларның нигезендә тренерлар Эдуард Хөсәинов, Альберт Закировның тырыш хезмәте ята. Алар һәр баланың сәләтен, мөмкинлекләрен ачыклап, аны тагын да үстерү өчен көчләрен кызганмыйлар. Кечкенә генә җиңүгә дә еллар дәвамында спорт белән даими шөгыльләнү, зур көч түгү нәтиҗәсендә ирешелә.
-Бездә шөгыльләнүче балаларның мөмкинлекләре тагын да зуррак. Мәктәбебездә бассейн ел әйләнәсе эшләсә, йөзүчеләребез беренче урыннар белән дә сөендерерләр иде. "Зилант"та тренировкалар үткәрү өчен барлык шартлар бар, без, тренерлар һәм укыту эшләре буенча мөдир Раиса Ившина моның өчен мәктәп җитәкчелегенә, шулай ук ярышларда катнашу өчен матди ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәр Илсур Шәриповка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ә инде баланың сау-сәламәт, көчле булып үсүе, чыныгу алуы өчен йөзү белән шөгыльләнүнең никадәр файдалы икәнлеген берәүгә дә аңлатырга кирәкмидер. Ул тәннәрне генә түгел, холыкны да чыныктыра, - ди тренер Эдуард Хөсәинов.
Белгәнебезчә, 2015 елда башкалабызда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. "Генерал булырга хыялланмаган солдат - солдат түгел", - диләр бит. Шуның кебек, без дә яшь спортчыларыбызның киләчәктә зур бәйгеләрдә биегрәк үрләр яулауларына өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU