Янилдә чаңгы ярышы үтте (+Фотолар)
Районыбызда игълан ителгән Спорт һәм яшьләр сәясәте елы кысаларында Янил урта мәктәбе базасында ветеран чаңгычы - Абдуллин Рәфкать Абдулла улы призына багышланган традицион чаңгы ярышы үтте. Спортның чаңгы төрен яратучылар иртәдән үк мәктәбебез спорт залына җыелды. Ярышта Лельвиж, Село-Чура, Ядегәр, Янил урта гомумбелембирү мәктәпләре, Кукмара аграр көллияте командалары катнашты. Ярышны...
Районыбызда игълан ителгән Спорт һәм яшьләр сәясәте елы кысаларында Янил урта мәктәбе базасында ветеран чаңгычы - Абдуллин Рәфкать Абдулла улы призына багышланган традицион чаңгы ярышы үтте. Спортның чаңгы төрен яратучылар иртәдән үк мәктәбебез спорт залына җыелды. Ярышта Лельвиж, Село-Чура, Ядегәр, Янил урта гомумбелембирү мәктәпләре, Кукмара аграр көллияте командалары катнашты. Ярышны мәктәбебез директоры Зарипов Равил Мәгъсүм улы ачып җибәрде. Яше сигез дистәгә якынлашып килсә дә, бүген дә яшь егетләр кебек атаклы чаңгычы-ветераныбыз, район, республика күләмендә узучы спорт ярышлары җиңүчесе Абдуллин Рәфкать Абдулла улы бәйрәм белән кайнар котлап, кунака килгән чаңгычы-ветераннар белән таныштырды.
Ярыш шартлары аңлатылганнан соң, старт бирелде. Спортчылар, салкыннарны куа-куа, чаңгы юлыннан җилдәй җитез җилдерде. Нәтиҗәдә, Лельвиж гомумбелембирү мәктәбе командасы 1нче урынны, Кукмара аграр көллияте командасы 2нче урынны, Село-Чура гомумбелембирү мәктәбе командасы 3нче урынны яулады.
Ярышның иң кызык өлеше - ветераннар ярышы булды. Аларга 2-3 км араны классик стиль белән үтү берни түгел: гомер буе спортның бу төренә өстенлек биргәннәр. Әмма һәр ярышта җиңүче булла. 8 ветеран арасында Вахит авылыннан Гарифуллин Рашит Рафыйк улы җиңеп чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев