Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сәрдекбаш - чемпион

Кыш буе Сәрдекбаш, Зур Сәрдек, Аш-Буҗи, Вахит, Чишмәбаш, Мәмәшир, Камышлы, Лубян, Олыяз, Күкшел, Яңа Сәрдек, Купка авылларының хоккей командалары район чемпионы исемен алу өчен көрәште. Киеренке бәйгеләрдән соң финалга өч команда - Сәрдекбаш, Зур Сәрдек, Аш-Буҗи командалары килеп җитте.

Язның иң матур бәйрәмнәренең берсе - 8 Мартта Вахит авылындагы хоккей мәйданчыгында финалга чыккан өч команда очрашты һәм һәр команда үзара да көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: Сәрдекбаш-Зур Сәрдек - 6:2, Сәрдекбаш-Аш-Буҗи - 4:0, Зур Сәрдек-Аш-Буҗи - 3:2. Шулай итеп, район чемпионы булып, Сәрдекбаш командасы танылды. II-III урыннарны Зур Сәрдек һәм Аш-Буҗи командалары бүлеште.
Ярышларны оештыруда ярдәм күрсәткән Сәрдекбаш, Зур Сәрдек, Мәмәшир, Күкшел, Березняк, Олыяз авыл җирлекләре башлыкларына, Лубян урман көллияте җитәкчелегенә, финал өлешен үткәрүдә ярдәм иткән Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе һәм Янил авыл җирлеге башлыгына рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU