Реклама
23 февральдә Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында "Хезмәт даны" газетасы редакциясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган традицион мини-футбол ярышларының финал уеннары булачак. Анда декабрь-гыйнвар-февраль айларында узган сайлап алу ярышларында җиңгән иң көчле дүрт команда катнашачак. Соңгы 2 елда газетаның элеккеге редакторы Расим Ризванов истәлегенә үтә торган әлеге ярышларга "Хезмәт даны" газетасының...
23 февральдә Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында "Хезмәт даны" газетасы редакциясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган традицион мини-футбол ярышларының финал уеннары булачак. Анда декабрь-гыйнвар-февраль айларында узган сайлап алу ярышларында җиңгән иң көчле дүрт команда катнашачак.
Соңгы 2 елда газетаның элеккеге редакторы Расим Ризванов истәлегенә үтә торган әлеге ярышларга "Хезмәт даны" газетасының актив хәбәрчеләре, спорт ветераннары да чакырыла.
Ярышларның төп спонсоры - якташыбыз, журналист, язучы, "Серемне сиңа чишәм", "Себерке" һ.б. газеталарны оештыручы Заһид Мәхмүди.
Ярышлар 9 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез.
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа