Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сочида беренче тапкыр тау чаңгысына бастым, ди волонтер Рөстәм Гыйзәтов

Хәтерләсәгез, Кукмара егете, бүгенге көндә Казан дәүләт медицина университетының V курсында, педиатрия факультетында белем алучы Рөстәм Гыйзәтовның Сочидагы Олимпиадада волонтер - медицина хезмәткәре буларак катнашуын хәбәр иткән идек инде. Рөстәмнең Кукмарага кайткан чагын туры китереп, аннан Кышкы Уеннардан алган кичерешләре турында сораштык. -Сочи мине 20 градус эсселеге белән каршы алды....

Хәтерләсәгез, Кукмара егете, бүгенге көндә Казан дәүләт медицина университетының V курсында, педиатрия факультетында белем алучы Рөстәм Гыйзәтовның Сочидагы Олимпиадада волонтер - медицина хезмәткәре буларак катнашуын хәбәр иткән идек инде. Рөстәмнең Кукмарага кайткан чагын туры китереп, аннан Кышкы Уеннардан алган кичерешләре турында сораштык.

-Сочи мине 20 градус эсселеге белән каршы алды. Казанда ап-ак карга төренгән нарат-чыршылар, 15 градус салкынлык озатып калган иде, ә биредә шунда ук ямь-яшел пальмалар күзгә ташланды, - дип сүзен башлады ул. - Аэропортта волонтерлар кая баруыбыз белән кызыксынып, юлны өйрәтеп җибәрделәр. Юлда барганда ук аның бик яхшы сыйфатлы булуына, машиналар күп булса да, бернинди дә "бөке"ләр юклыгына, тротуарларның иркенлегенә игътибар иттем. Кешеләр бер-берсенә ачык, елмаеп сөйләшә. Алга китеп булса да әйтим әле, Казанга кайтып төшкәч, шул күзгә чалынды: башкалабызда Сочидагы шикелле бер-береңә булган җылы мөнәсәбәт юк, кешеләр "соры масса" кебек, арыган, алҗыган шикелле тоелды.
Безне Адлер шәһәрендәге "Екатеринский квартал" дигән өр-яңа комплекска урнаштырдылар. Анда артистлар, волонтерлар, Кышкы Уеннарны оештыруда катнашучы хезмәткәрләр торды. Мин Венесуэладан килгән Орхи, японияле Кожей һәм Выборг шәһәреннән Вадим исемле табиб белән бер бүлмәгә туры килдем. Орхи русча сөйләшсә дә, Кожей (алар массакүләм-матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплы иде), русча бер авыз сүз белми иде. Шуңа күрә үзара аралашу инглиз телендә барды.

Без эшли торган Олимпия паркында Олимпиаданың ачылу һәм ябылу тантанасы үтте. Миңа ябылу тантанасы күбрәк ошады. Шунысы да бар, мин күп нәрсәне Казанда үткән Универсиада белән чагыштырып карадым. (Анда да волонтер буларак катнашкач, Сочида бу эшнең бер авырлыгын да тоймадым. Халыкара Олимпия Комитеты җитәкчесе дә Татарстаннан килгән волонтерлар хезмәтенә югары бәя биргән, диделәр). Универсиада ачылу тантанасы күпкә кызыклырак, масштаблырак иде, дигән фикергә килдем. Уеннарның ябылу тантанасында урыным бер спортчы гаиләсе белән дәрәҗәле кунаклар урнашкан трибунага туры килде. Аны Россия Президенты Владимир Путин белән рәттән утырып карадык дисәк тә хата китмәс, мин бер рәт аскарак, нәкъ аның турысына туры килгәнмен.

Сочида бер айдан артык тордым. Бездән ерак түгел генә урнашкан Олимпия паркындагы поликлиникада баш табибның ассистенты булып эшләргә туры килде. Эш сәгатебез тәүлекнең өч өлешенә бүленгән иде. Иң авыр чак - иртәнге сәгать сигездән кичке дүрткә кадәр вакыт аралыгы булды. Поликлиника Олимпия авылында яшәүче хоккейчыларга, фигуралы шуу осталарына, кыскасы, боз өстендә була торган ярыш спортчыларына хезмәт күрсәтте. Аңа иң заманча җиһазлар куелган иде. Мин күбрәк тәрҗемәче эшен башкардым, чөнки рус телен аңламаган, белмәгән спортчылардан үзләре, шәхси тормышларына кагылышлы мәгълүматларны сорашып, аларны юридик яктан дөрес итеп язу, формалаштыру кирәк иде. Халыкара Олимпия Комитеты күрсәтмәсе нигезендә, Олимпиада тәмамланганнан соң ике айга кадәр без бер спортчы турында да сөйләргә тиеш түгел. Күп кенә спортчылар белән аралашырга туры килсә дә, кызганычка каршы, кызыклы мәгълүматларны газета укучыларына җиткерә алмыйм.
Ярышларның барлык төрләрен дә карадым диярлек. Хоккей буенча хатын-кызлар командалары арасында Швейцария-Швеция уены бик кызык, мавыктыргыч булды. Россия-Финляндия уенына да билет алган идем. Анда безнекеләр 3:1 белән җиңелделәр. Бу уен вакытында Канада җанатарларының "Россия, Россия" дип кычкырып, безнекеләргә көч биреп торуы кызыклы тоелды. Тауларга менеп үз гомеремдә беренче тапкыр тау чаңгысыннан шудым. Ике тау арасыннан, бормалы-бормалы трассаны үткәндә нинди хисләр кичергәнемне белсәгез?!
Җиде ел эчендә бу төбәктә шуның кадәр төзелеш эшләре башкарылуы гаҗәп. Бу минем генә түгел, башкаларның да, шушы төбәктә яшәүчеләрнең дә фикере. "Әле кайчан гына Адлер шәһәрендәге яр буйлары балчык һәм төзелеш чүбенә тулган иде, хәзер исә бар җиргә брусчатка җәелгән, велосипед юлларына кадәр ясалган", - диләр.

Олимпиада дигәч, нәрсә күз алдына киләме? Таулар һәм иксез-чиксез диңгез. Кышкы Уеннарның ике - диңгез һәм тау кластерында оештырылуы - дөньяда күрелмәгән хәл һәм бу могҗизага тиң, дип юкка гына әйтмиләрдер. Сочига барганыма үкенмим. Мин анда күпме тәҗрибә тупладым, никадәр кеше белән аралаштым, инглиз телен белүемне тагын да камилләштердем. Язмыш миңа шундый бүләк әзерләгән икән, мин аңа бик рәхмәтле.

Кич белән парктан барганда татарча музыка ишетеп тукталып калдым. Күңелемә шундый рәхәт булды. Уфадан килгән татарлар: "Беренче тапкыр гына түгел, инде берничә көн паркта татар көйләрен уйнаталар", - диделәр. Кемнәр куйды икән ул көйне?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU