Спорт

Мәктәп укучысы дзю-до буенча республика турнирыннан махсус бүләк алып кайтты

Алабуга шәһәрендә "Яшәсен спорт, наркотиклар - юк!" девизы астында 2001-2004 елгы ир һәм кыз балалар арасында дзю-до буенча республика турниры үткәрелде. Бәйгедә Татарстан һәм Россиянең 14 шәһәреннән 300ләп көрәшче катнашты. Кукмарадан бары Руслан Баймаков (тренеры Марс Бәдретдинов) кына иде. Ярышның спонсоры - республика наркоконтроль җитәкчесе, подполковник Айдар Мөхәммәтҗанов Русланга "Җиңүгә...

Алабуга шәһәрендә "Яшәсен спорт, наркотиклар - юк!" девизы астында 2001-2004 елгы ир һәм кыз балалар арасында дзю-до буенча республика турниры үткәрелде. Бәйгедә Татарстан һәм Россиянең 14 шәһәреннән 300ләп көрәшче катнашты. Кукмарадан бары Руслан Баймаков (тренеры Марс Бәдретдинов) кына иде.
Ярышның спонсоры - республика наркоконтроль җитәкчесе, подполковник Айдар Мөхәммәтҗанов Русланга "Җиңүгә омтылыш" өчен махсус кыйммәтле бүләк тапшырды.

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на наш МАКС канал «Кукмор Татарстан»

 


Нет комментариев