Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмараның шахмат фигуралары Универсиада авылына китте

Кукмараның иң зур байлыгы - аның кешеләре. Мамадыш, Саба районнарында эшләп килгән Атлас Булатов, Кукмара районы җитәкчесе булып эшли башлагач: "Мондагы халык бар җирдәгедән үзгә, аерылып тора, эшчән, һөнәрле, тормыш итәргә егәрле..." - дип соклана. Ил сәнәгате җимерелеп барганда, районыбызның киез итек-киез комбинаты исән калу гына түгел, Рәсәйдә беренче предприятиегә...

Кукмараның иң зур байлыгы - аның кешеләре. Мамадыш, Саба районнарында эшләп килгән Атлас Булатов, Кукмара районы җитәкчесе булып эшли башлагач: "Мондагы халык бар җирдәгедән үзгә, аерылып тора, эшчән, һөнәрле, тормыш итәргә егәрле..." - дип соклана.

Ил сәнәгате җимерелеп барганда, районыбызның киез итек-киез комбинаты исән калу гына түгел, Рәсәйдә беренче предприятиегә әверелде. Металл савыт-сабалар заводы "комган" артеленнән Европа, Америка кыйтгаларына заманча товар җибәреп торучы егәрле, сыйфатлы заводка әйләнде - ничек горурланмыйсың? Бездәге кадәр эшмәкәрләр бер авыл районында юк! Ә сәнәгать, спорт өлкәсендәге җанатар-шәхесләр? Бала-чагадан алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр кайсы конкурста катнашсалар да, я лауреат, я дипломант, спорт ярышларында дөнья чемпионнары булып кайтканнары да байтак.

Гараж төзү кооперативын җитәкләүгә Таһир әфәнде Ямалов Җиңү паркы сәхнәсен үзе зурлыгындагы шахмат фигураларыннан композиция ясап бизәде. Беркем кушмыйча, үз теләге белән!

-Район җитәкчеләре ярдәме белән Зур Кукмара мәктәбенең интернаты бинасында бер почмак бирделәр, шунда минем штаб, кил әле, - дигән иде. Шунда барып чыксам, Таһир туп кебек атылып, каударланып шахмат фигуралары белән мәш килә. Хәзер автомашина киләсе, фигураларны Казанга, Универсиада авылына урнаштырасылары икән.

Бөтендөнья Универсиадасында республиканың "Уйнагыз, гармуннар" конкурсы лауреаты дәрәҗәсенә ирешкән, Илгиз Зарипов җитәкләгән "Баламишкин" гармунчылар ансамбленең татар моңнарын тальянда чыңлатасын белә идем инде, аны Кукмара шахматлары да бизәп торачак икән әле!

Кукмара кияве Таһир үзе яшьлегендә "Волгонефть- 32" теплоходында рулевой, аннан штурман булып эшләгәндә, боцман дядя Җеняның агачтан уенчыклар ясавына мөкиббән калып, үзе дә бу эшкә мавыгып китә. Аннан шахмат фигураларын аяк белән әйләндереп эшли торган агач кыру станогында чарлый башлый. Кукмара фанатизмы шул дәрәҗәгә җитә - 2011 елда Казанның "Корстон" кунакханә комплексында уздырылган Бөтендөнья шахмат таҗын дәгъвалаучылар турнирында Таһир ясаган шахматта Фиде Президенты Кирсан Илюмҗанов белән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кызып-кызып җиңешәләр. Кырып ясалган бер шахмат фигурасын Таһир Кирсан Илюмҗановка бүләк итә, ә ул исә аны шунда ук Минтимер Шәрип улына тапшыра. Алар уйнаган, кул тамгаларын салган шахмат хәзер Казан Кремлендәге дәүләт музеенда саклана...

Таһир данга мохтаҗ түгел. Аның бар теләге: Зур Кукмара мәктәбенең интернатындамы, Кукмарадамы - шахмат клубы булдыру.

-Үзем җиһазлар идем, балалар рәхәтләнеп шахмат та уйнасыннар, шунда ук үз куллары белән шахмат фигураларын ясарга да өйрәнсеннәр! Грузиядә, әнә, шахматны башлангыч сыйныфлардан ук дәресләр расписаниесенә кертеп өйрәтәләр - бу инде сиңа компьютерга багынып утыру түгел!

Кукмара шахматчылары төшеп калганнардан түгел, республика ярышларында призлы урыннардан төшкәннәре юк. Миңннехан ага Хәйруллин, Илгиз Хаҗиев, Марат Закиров, Владислав Абдуллов һ.б. артыннан бертуган Васильевлар, Айрат Җиһаншин, Ирек Галиевлар кыю күтәрелеп киләләр. Физкультура-спортка хәерхаһлы карашлы район җитәкчелеге, шаять, шахмат сөючеләрендә үз биналары белән шатландырыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара шахмат универсиада фигуралар

erid: 2Vtzqx5AmsU