Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рамил Нуриев истәлегенә

Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында авылдашыбыз, яшьли арабыздан киткән Рамил Нуриев истәлегенә волейбол һәм мини-футбол буенча ярышлар үткәрелде. Ярышларга старт бирелгәнче Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы М.Галиев Рамилнең тормыш юлы белән таныштырды, Зур Кукмара урта мәктәбе директоры Г.Нәҗипов, "Агрохимсервис" ААҖ генераль директоры В.Тимофеев, сыйныфташлары Рамил турында истәлек-хатирәләрен яңарттылар. Ике төр ярыш...

Ярышларда иң оста уенчы исеменә һәм истәлекле бүләкләргә Дамир Камалиев(волейбол), Нияз Мөхәммәтгалиев (футбол) лаек булдылар.
Үзе дә спортны яраткан, бик оста волейболчы булган Рамил истәлегенә ярышларны оештыруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, Рамилнең дусларына, авылдашларга, Зур Кукмара урта мәктәбе ашханәсендә эшләүчеләргә, "Ялкын" спортклубы хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU