Спорт

Нырьяда "Сәгать дәвамында узышу" бәйгесе үтте

Нырьяда чаңгы буенча традицион "Сәгать дәвамында узышу" бәйгесе үтте. 8 яшьтән 79 яшькә кадәрге спортчылар бер сәгать дәвамында үзләренең күпме ераклыкны "буйсындыра" алуларын ачыкладылар. Нырьядан Андрей Туктамышев бер сәгать эчендә 20 чакрым 850 метр юл үтте.40-49 яшьлекләр арасында Нократ Аланыннан Михаил Шишкин нәкъ 20 чакрымны шуды. Үз яшьтәшләре арасында иң...

Нырьяда чаңгы буенча традицион "Сәгать дәвамында узышу" бәйгесе үтте. 8 яшьтән 79 яшькә кадәрге спортчылар бер сәгать дәвамында үзләренең күпме ераклыкны "буйсындыра" алуларын ачыкладылар.

Нырьядан Андрей Туктамышев бер сәгать эчендә 20 чакрым 850 метр юл үтте.40-49 яшьлекләр арасында Нократ Аланыннан Михаил Шишкин нәкъ 20 чакрымны шуды. Үз яшьтәшләре арасында иң яхшы күрсәткечләрне Рифнур Сәдретдинов, Аня Шакаева, Лия Глухова, Расим Әхмәтов, Аня Арсентьева, Айзат Закировлар күрсәттеләр.

2VtzqwJtKRg

Нократ Аланының иң өлкән катнашучы 79 яшьлек Александр Шишкин бер сәгать эчендә14 чакрым 550метр, иң яшь спортчылар - Ныртыдан Асыльяр Әхмәтова 6 чакрым, Риналь Камалиев 5 чакрым араны уздылар.


спорт чаңгы ярышы

Нет комментариев