Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Көзге Кубок - 2011»

8 октябрьдә Нырты мәктәбендә, 15 октябрьдә Сәрдәүчтә "Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучыларның үтә кызыклы һәм катлаулы ярышлары узды.

9 яшьтән алып 17 яшькәчә балаларга, ярышлар һәр төркем өчен аерым эшләнгән очколар системасы буенча үткәрелгәнгә күрә, ничә яшьтә булуга карамастан, "Көзге Кубок-2011"не яуларга мөмкинлек тудырылды.
Бәйгеләр бер километрга кросс, билгеле бер вакыт эчендә скакалка белән сикерү, идәннән кулларда этелү, турникта тартылу, яткан җирдән гәүдәне күтәрү (пресс), баскан урыннан ераклыкка сикерү, роликлы чаңгыларда һәм велосипедларда узышу буенча үткәрелде. Ярышларда 45 ир бала, 22 кыз катнашты. Беренче алты урынны түбәндәгеләр яуладылар:
Максим Степанов (16 яшь, Ош.Юмья).
Костя Сәйфетдинов (11 яшь, Поч.Кучук).
Руслан Гыйльметдинов (16 яшь, Нырты).
Рәсүл Шәрипов (13 яшь, Нырты).
Алексей Рыбин (16 яшь, Ош.Юмья).
Руслан Акашкин (12 яшь, Ош.Юмья).
Аня Шакаева (14 яшь, Нырья).
Сөмбел Заһриева (14 яшь, Нырты).
Лия Глухова (12 яшь, Нырья).
Диана Вуклова (11 яшь, Нырья).
Диана Михайлова (15 яшь, Поч.Кучук).
Призлар җиңүчеләргә бирелсә, аерым төрдә җиңгәннәр алтынчы тапкыр үткәрелгән ярышларның яңа кубоклары ияләре булдылар.
Ярышта катнашкан һәм аны уздырырга булышкан һәркемгә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X