Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кызлар һәм... бокс

18-20 гыйнварда "Зилант" спорткомплексында Татарстан тарихында беренче тапкыр кызлар арасында бокс буенча республика бәйгесе үткәрелде. Тәүге ярышларның нәкъ менә бездә үткәрелүе исә Кукмараның спортка мөкиббән район булуын һәм бокс мәктәбенең дә республикада дәрәҗәле булуын раслап тора.

Ярышларга Алабуга, Арча, Бөгелмә, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Казан шәһәрләреннән һәм Биектау, Әлки, Югары Ослан, Кукмара районнарыннан 48 боксчы кыз килде.
1997-98, 1999-2000 елгы кызлар 12шәр үлчәү категориясендә көч сынаштылар.
Ярышлар Россия һәм Татарстан гимннарын уйнатып, дәүләт әләмнәрен күтәреп, тантаналы төстә башланды. Республика физкультура һәм спорт үзәге методисты Елена Годунова, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Җамалиева, район спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдинов, спортчылар, тренерларны сәламләгәч, жирәбә нигезендә кызу көрәш башланды.
Кызлар рингка башка махсус шлем, күкрәккә щит куеп чыгалар һәм... бер дә тартынып тормыйча тукмаша башлыйлар. Гаять көчле, перчатка кигән йодрыкларын көндәшләре тәнендә өзлексез "биеткән" боксчы-кызлар да, һөҗүмнән оста кача һәм аяктан егарлык сугу белән шаккатырган нәфис гәүдәле кызлар да бар монда.
Ни әйтсәң дә, кызлар боксы булачак дигәч, сәер тоелган иде. Ярышларны күзәткәндә дөм начар шөгыль булып күренмәде үзе. "Иң яхшы техник, тактик әзерлек өчен" призына ия булган Арча кызы Гөлүсә Галиеваның әтисе Маратның бокс буенча Татарстан кызлар җыелма командасы тренеры икәнен белгәч, тынычландым. Әти кеше кызын юк-барга өйрәтмәс! Әнә бит, ничек - рингка чыгып, беренче һөҗүмдә үк көндәшен нокаутка җибәрде. Гөлүсә, баксаң, Россиянең ике тапкыр чемпионы икән инде!
Бу тарихи ярышта районыбыз кызлары да сынатмады. Кукмарада бокс белән 78 бала шөгыльләнә, 14е - кызлар. Тренерлар Ленар Галиев белән Данил Шиһаповлар үзләре дә танылган боксчылар, шәкертләре дә "махы" бирә торган түгел.
Альбина Гайфуллина 75 килограммлы үлчәмдә барлык көндәшләрен җиңеп, беренче урынны яулады. Индира Гыймранова (48 кг., 2нче урта мәктәп), Рәсимә Гайзуллина (60 кг., 2нче урта мәктәп), Алина Яковлева (75 кг., 3нче урта мәктәп), Ландыш Кәлимуллина (80 кг., Манзарас урта мәктәбе), Гүзәл Юмагулова (41,5 кг., 3нче урта мәктәп) пьедесталның икенче баскычына менделәр.
Аделя Гаязова (54 кг.), Диана Усманова (63 кг.) өченче урыннарны алдылар.
Кукмара кызлары рәсми булмаган зачетта, Казан каласы командасын гына алга җибәреп, икенче урынга чыкты.
Кызлар, "Зилант" спорт мәктәбендәге бокс түгәрәге сезне көтеп кала - чемпионнар әллә сезнең арада йөридер.
Ярышларны уңышлы үткәрүдә күп көч куйган "Зилант" спорткомплексы коллективына, аның директоры Ринат Рәфкать улы Хәйруллинга зур рәхмәт хисләре белдереп таралышты ун районнан килгән боксчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU