Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмараның волейболчы кызлары Малмыждан беренчелекне алып кайттылар

Малмыж шәһәренең "Каскад" спорт мәктәбендә волейбол буенча ачык турнир уздырылды. "Ярышка килгән җиде команда арасында Кукмара кызлары да бар иде. Беренче карашка ябык кына, кыска буйлы мәктәп тә укучы кызлар. Аларны бу ярышка нигә алып килделәр икән, изәрләр бит, дип уйлагандыр уенны күзәтергә килгән һәр кеше. Ә инде ярыш башлану...

Малмыж шәһәренең "Каскад" спорт мәктәбендә волейбол буенча ачык турнир уздырылды.

"Ярышка килгән җиде команда арасында Кукмара кызлары да бар иде. Беренче карашка ябык кына, кыска буйлы мәктәп тә укучы кызлар. Аларны бу ярышка нигә алып килделәр икән, изәрләр бит, дип уйлагандыр уенны күзәтергә килгән һәр кеше. Ә инде ярыш башлану белән аптыравыбызның чиге юк иде. Шушы кызыкларның тупка ир-атларны каты итеп сугуларын күреп шаккаттык. Уен барышында бердәм булулары тагын да сокландырды. Башка командаларга алар бер мөмкинлек тә бирмәде. Кукмаралылар беренче урынны яулады, - дип хәбәр итте Малмыждан З.Гәрәева.

Тирә-як районнар халкын сокландырган кызлар "Зилант" спортклубында Айрат Вахитов җитәкчелегендәге волейбол уены серләренә өйрәнүче Айгөл Вахитов, Алия Вахитова, Айгөл Закирова, Алия Фәйзуллина, Айгөл Муллаәхмәтова, Алина Кунаева, Алена Яковлевалар.

Күз тимәсен, кызлар!

фото: http://sportprimorye.ru/prim_sport/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейболчы кызлар

erid: 2Vtzqx5AmsU