Кукмаралылар кул көрәше буенча ярышта үзләрен иң көчле спортчылар итеп таныттылар
Түбән Новгород шәһәрендә кул көрәше буенча Идел буе федераль округы турниры узды. Анда декабрь аенда Татарстан чемпионатында җиңү яулаган Кукмара спортчылары да катнашты. Безнекеләр бу юлы да үзләрен иң көчле спортчылар итеп таныттылар. Кукмара беренеч гимназиясендә белем алучы Эльмира Шәфигуллина һәм Рания Гәрәева, Зур Сәрдек гимназиясеннән Әминә Тимеровалар үз үлчәү...
Түбән Новгород шәһәрендә кул көрәше буенча Идел буе федераль округы турниры узды. Анда декабрь аенда Татарстан чемпионатында җиңү яулаган Кукмара спортчылары да катнашты. Безнекеләр бу юлы да үзләрен иң көчле спортчылар итеп таныттылар. Кукмара беренеч гимназиясендә белем алучы Эльмира Шәфигуллина һәм Рания Гәрәева, Зур Сәрдек гимназиясеннән Әминә Тимеровалар үз үлчәү авырлыкларында чемпион калдылар. Аларның тренеры Рузия Габдрахманова да 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыыгнда беренчелекне яулады. Рузия бу көнне армлифт буенча ярышта да шулай ук беренчелекне бирмәде. Кызларны февраль аенда булачак Россия чемпионаты көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев