Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмаралы Рафис Бариев "Динамо" җанатарларының берсе

Быелның 18 апрелендә Бөтенроссия "Динамо" спорт җәмгыяте оешуга 90 ел тулды. Бу уңайдан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән бәйрәм чаралары билгеләнгән. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Динамо" җәмгыятенең Үзәк Советы карары белән республикада юбилей тантанасы 24 августка билгеләнде. "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте башлыча эчке эшләр министрлыгы органнарында эшләүчеләрдән тора. Алар...

Быелның 18 апрелендә Бөтенроссия "Динамо" спорт җәмгыяте оешуга 90 ел тулды. Бу уңайдан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән бәйрәм чаралары билгеләнгән. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Динамо" җәмгыятенең Үзәк Советы карары белән республикада юбилей тантанасы 24 августка билгеләнде.


"Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте башлыча эчке эшләр министрлыгы органнарында эшләүчеләрдән тора. Алар арасында олимпия, дөнья, Европа, Универсиадалар, ил чемпионнары байтак. Россиянең дөньякүләм данлыклы футболчысы, "Динамо" футбол клубы, СССР җыелма командасы капкасын саклаган Лев Яшин үзе генә дә ни тора?!


Миллионлаган "Динамо" спорт сөючеләренең берсе Рафис Бариев безнең арада яши. Озак еллар милициядә район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары булып эшләп, отставкага киткәннән соң, район судында администратор вазыйфасын башкара.
Спортка мөкиббән булуы балачактан ук килә.


-Рафаэль абый Рәхимуллинның Зур Кукмара авылы яшьләрен спортка "агулаган" чагы. Футбол буенча авыл беренчелегендә унбер урам командасы катнашты бер елны. Кыш буе су буенда шәрә суга идек. Беренче ботинкалы тимераякны бишенче класста укыганда, әни мәктәп буфетында ашарга алырга дип биргән акчаларны туплап алдым. Нинди генә ярыш үткәрелмәсен, волейболмы ул, йөгерүме, футбол-хоккеймы - катнашмый калмый идем. Кукмара 1нче урта мәктәбендә 9-10 сыйныфларда укыганда хоккей командасының капитаны итеп сайлап куйдылар. Иң истә калганы - 10 сыйныфта укыганда Зур Кукмара авылы командасы составында уйнап, өлкәннәр арасында район чемпионы калдык, - дип искә ала хезмәт һәм спорт ветераны.


Милициядә (хәзерге полиция) эшләгән елларда республика ярышларына баручы команданың даими башлап йөрүче спортчысы була Рафис Бариев. Төрле ярыш-турнирларның истәлеге булып утызлап медале саклана аның. Ә иң яраткан спорт төре булып хоккей кала.
-Алай да, 40 яшьтән узган спортчы буларак район эчке эшләр бүлеге командасының данын яклап, чаңгыда ун чакрымга узышырга туры килде. Хәзерге чаңгылар гаҗәеп җиңел икән!


Рафис хәзер дә спорт белән дус. Ветераннарның хоккей командасында биш спортчы "Динамо"чылар - эчке эшләр бүлегенең элекке хезмәткәрләре. Кукмара полициясе күчмә Кубогын чит кулларга җибәргәннәре юк аларның.

фото: http://zoneland.org/forum/viewtopic.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU