Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада - күңелле

Балалар арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенең Кукмарада уздырылуы спорт биналарының күп һәм яхшы җиһазландырылган, барлык уңайлыклар тудырылган булуыннан гына түгел - районыбызның спорт буенча кайсы гына тармагын алып карасаң да, ул республикада әйдәп баручылар арасында. Республика ярышларында җиңеп, бүләккә унбишләп автобус алган район тагын бармы икән?!

25-26 майда республиканың яшь боксчыларын "Зилант" спорткомплексында каршылау тантанасын, һич арттырусыз, үзәк телевидениедән күрсәтерлек иде. Җырлы-биюле тамашаны күз явын алырлык күлмәк-күнчек кигән балалар көрәш күренешләре, акробат-гимнастик күнегүләр белән аралаштырып алып бардылар. Дзюдочыларның янган шәмнең утын аяк белән генә бәреп сүндерүләре, егет-малайларны әйтмим дә - кыз баланың йодрык белән сугып такта сындыруын үзең күрмәсәң, ышанмассың.
Тик менә шушы тамашаны җирле халыкның күрә алмавы, кунакка килгән спортчыларның да уникесе генә залга чыгып, калганнарының чишенү бүлмәсеннән баш тыгып кына карап торулары оештыручыларның уйлап бетерергә җитешмәвеннән, Кукмара урамнарында Татарстан беренчелеге турында игълан-рекламаның булмавыннандыр.
Ярышларны ачу тантанасында Татарстан бокс федерациясе президенты, СССР спорт остасы, дөнья чемпионы Айрат Хаматов һәм республиканың "Динамо" спорт җәмгыяте вәкилләре, район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллиннар чыгыш ясап, ирешкән уңышларыбыз белән таныштырып, спортчыларга уңышлар теләделәр. Айрат Касыйм улының Кукмарага беренче килүе икән: "Мондый матур шәһәр барын белми идем", - дип куйды.
Ә ярышлар бик кискен барды. 60 килограммлы үлчәү категориясендә "ярышларда иң яхшы алымнар күрсәткән өчен" махсус Кубок белән бүләкләнгән Кукмара егете Инсаф Сафин пьедесталның беренче баскычына менде, аның уңышын Ленар Әүхәдиев (69 кг.) та кабатлады. Икенче урыннарга якташларыбыз Эдуард Иванов (56 кг.), Фәрит Галимҗанов (64 кг.) лаек булдылар.
Татарстан "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Салават Гайсин, физкультура - спортны үстерүгә керткән хезмәтләренә югары бәя биреп, Кукмара районы Башлыгы Р.Рәхмәтуллинга, Россия ЭЭМ Кукмара бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Зөфәр Гарәфиевка "Динамо" җәмгыятенең истәлек медальләрен тапшырды. Җәмгыятьнең Мактау грамоталары белән район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдиновны, "Зилант" спорт мәктәбе директоры Ринат Хәйруллинны бүләкләве нур өстенә нур булды.
Ярышларның спонсорлары - ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе һәм эшмәкәр Райнур Закиров ("Дуслык" кафесы хуҗасы) әзерләгән бүләкләр җиңүчеләр күңеленә хуш килде, олы рәхмәт аларга!
Мондый беренчелек Кукмарада җиде ел элек үткәрелгән иде. Районда бокс спортын уңдырышлы туфракта башлап, үстереп җибәрүче атказанган спорт тренеры Вил Салих улы Камаловка шәкертләре әзерләгән бүләкләрен тапшырулары бездә бу төрнең югалып калмыйча, спортчыларыбызның район данын Татарстан, Россия күләмендә ышанычлы яклаячагына инандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU