Кукмарада “Җиңү Кубогы”на хоккей турниры үтте (фото)
"Олимп" боз сараенда 2000-20001 елгы командалар арасында "Җиңү Кубогы"на хоккей турниры узды. Ярышта Арча, Байлар Сабасы, Кукмара командалары катнашты. Турнир "Орион" командасының ата-аналар комитеты тарафыннан оештырылды. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Байлар Сабасының "Тимерхан", 2 урынны Кукмараның "Орион", 3 урынны Арчаның "Арча" командасы алды. "Иң яхшы капкачы" дип Ришат Шәвәлиев,...
"Олимп" боз сараенда 2000-20001 елгы командалар арасында "Җиңү Кубогы"на хоккей турниры узды. Ярышта Арча, Байлар Сабасы, Кукмара командалары катнашты. Турнир "Орион" командасының ата-аналар комитеты тарафыннан оештырылды. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Байлар Сабасының "Тимерхан", 2 урынны Кукмараның "Орион", 3 урынны Арчаның "Арча" командасы алды.
"Иң яхшы капкачы" дип Ришат Шәвәлиев, "Иң яхшы яклаучы" - Мурат Хәкимов, "Иң яхшы һөҗүм итүче" - Алмаз Сибгатуллин, "Иң яхшы бомбардир" дип Илдар Ахуновлар танылды.
2015-2016 елгы сезонның Татарстан беренчелегендә "Иң яхшы һөҗүмчеләр" булган Илсаф Галимҗанов, Артур Шәймарданов, Булат Сабирҗановлар да бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев