Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада "Акчарлак" газетасы призына һәм "Язгы тамчылар" кубогына спорт фестивале узды

Чишмәбаш авылы кызы, бүгенге көндә "Татар моңы" дирекциясендә эшләүче, хатын-кыз журналистлар арасында спорт темасына язучыларның берсе Юлия Билалова үзе дә бик оста итеп волейбол уйный. Республикада нәшер ителүче берничә матбугат чаралары һәм райондагы иң көчле волейбол командалары арасында "Зилант" спорт мәктәбендә турнир оештыру теләге белән инде ул узган елдан бирле...

Чишмәбаш авылы кызы, бүгенге көндә "Татар моңы" дирекциясендә эшләүче, хатын-кыз журналистлар арасында спорт темасына язучыларның берсе Юлия Билалова үзе дә бик оста итеп волейбол уйный. Республикада нәшер ителүче берничә матбугат чаралары һәм райондагы иң көчле волейбол командалары арасында "Зилант" спорт мәктәбендә турнир оештыру теләге белән инде ул узган елдан бирле "янып" йөрде. Һәм менә "Зилант"та "Акчарлак" газетасы призына һәм "Язгы тамчылар" кубогына спорт фестивале үткәрелде.

Волейбол буенча бәйгедә барлыгы 8 команда катнашты. Уйнаучылар арасында балалар газетасы - "Сабантуй"ның баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, "Айфара" төркеменең солисты Алмаз Шәрифуллин, "Казан егетләре" ансамбле солисты Айдар Әгъләмовлар, бер төркем "Акчарлак"газетасы хезмәткәрләре дә булу уенга кызыклы төсмерләр өстәде. Кукмара ветераннары командасында ничә еллар дәвамында волейболны ташламаган, яшьләре белән алтмышынчы дистәне ваклаган Ясәви Гәрәев, Дамир Камалиев, Зур Сәрдекнекендә Айдар Шакиров, Камил Мостафиннарның, шушы ук авылдан инде өч дистә елга якын волейболдан аерылмаган Чулпан Мостафина, Дания Габдрахманова, Гөлнара Миннемуллина, Лилия Шакирова, Альмира Шәймәрдановаларның булулары аларда әле дә спортка карата дәртнең кимемәвен күрсәтте. Тренер, ветеран- укытучы Наилә Хәбибуллинаның Кукмара 4нче урта мәктәбендә укучы кызлардан, гадәттәгечә, көчле команда туплаганын күреп сөендек. Турнирда Шәмәрдән бистәсеннән килгән кызларның җыелма командасы да матур уен күрсәтте.

Ярышларның иң киеренке мизгеле, мөгаен, "Акчарлак "лылар белән Зур Сәрдек авылы командасы очрашуы булгандыр. Аңа кадәр Казан кунаклары безнең "Ветераннар" командасын җайлы гына җиңүгә ирешсә дә, зурсәрдеклеләр аларга "каты чикләвек" булды. Нәтиҗәдә ир-егетләр командалары арасында абсолют җиңүче исемен Зур Сәрдек командасы яулады. Ә кызлар арасында Кукмара җыелма командасы җиңүче булды. Беренче урынны алган команда волейболчылары "Акчарлак" газетасына ярты елга бушлай подписка белән бүләкләнделәр.

"Язгы тамчылар" да исә 100гә якын бала катнашты. Үз яшьтәшләре арасында Диләрә Гайнанова, Илфира Шәрипова, Фәрит Гарифҗанов, Сәйдәш Шәймәрдановлар дистанцияне беренче булып уздылар. Җиңүчеләргә акчарлаклыларның истәлек бүләкләре тапшырылды.

Әлеге чара чын мәгънәсендә күңелләргә язгы җиләс һавадай яшәү дәрте, хисләр ташкыны бүләк итте. Юлиянең башлангычы киләсе елларда да каләмдәшләребез арасында яклау табар һәм фестиваль традицион очрашуга әверелсен иде дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара волейбол буенча бәйге язгы тамчылар кубогы

erid: 2Vtzqx5AmsU