Кукмара шахмат сөючеләрне үзенә җыйды
Бөтендөнья шахмат көненә багышлап, шахмат клубында "Без барыбыз - бер гаилә" девизы астында шахмат турниры үтте. Турнирда кукмаралылардан тыш, Балтач, Саба, Нократ Аланы шахматчылары да көч сынашты. Беренче урынны 9 мөмкинлектән 8 очко туплап, абсолют зачетта Илгиз Хаҗиев (Кукмара) яулады. Зур Кукмарадан Айнур Җиһаншин 7 очко белән өченче урынны алды....
Бөтендөнья шахмат көненә багышлап, шахмат клубында "Без барыбыз - бер гаилә" девизы астында шахмат турниры үтте. Турнирда кукмаралылардан тыш, Балтач, Саба, Нократ Аланы шахматчылары да көч сынашты.
Беренче урынны 9 мөмкинлектән 8 очко туплап, абсолют зачетта Илгиз Хаҗиев (Кукмара) яулады. Зур Кукмарадан Айнур Җиһаншин 7 очко белән өченче урынны алды. "Ветераннар " категориясендә урыннар түбәндәгечә бүленде: Альберт Сәлахов, Хәйдәр Гарипов, Камил Шәймарданов (өчесе дә Кукмарадан).
"Хатын-кызлар" категориясендә исә өч урынны да кукмаралылар бүлеште: Диана Гарәфетдинова (6,5 очко), Әлфия Гыйләҗева (4,5 очко), Нина Каменщикова (4 очко).
"Яшүсмерләр" категориясендә 5,5 очко белән Кукмарадан Ирек Галиев беренчелекне алды, Уразайдан Азаль Мортазин 4 очко белән өченче урында калды.
"Кызлар" категориясендә өчесе дә Кукмарадан булган Камилә Билалова (4очко), Зөлфия Хөсәенова (4очко), Зөлфия Гыйләҗевалар (3 очко) призлы урыннарны бүлештеләр.
Турнир нәтиҗәләре буенча призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев