Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара көрәшчеләре - Татарстан беренчелегендә беренче!

Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексы "шау итеп" торды. Биредә татар-башкорт милли көрәше буенча федерация Кубогына 17-18 яшьлек егетләр арасында Татарстан беренчелеге үтте. Анда барлыгы 31 команда, 238 спортчы катнашты. Безнең район бәйгегә ике яшь көрәшчеләрдән торган ике команда әзерләгән иде. Беренчелектә спортчылар барлыгы тугыз үлчәү авырлыгында көч сынашты һәм командалар җирәбә...

Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексы "шау итеп" торды. Биредә татар-башкорт милли көрәше буенча федерация Кубогына 17-18 яшьлек егетләр арасында Татарстан беренчелеге үтте. Анда барлыгы 31 команда, 238 спортчы катнашты. Безнең район бәйгегә ике яшь көрәшчеләрдән торган ике команда әзерләгән иде.

Беренчелектә спортчылар барлыгы тугыз үлчәү авырлыгында көч сынашты һәм командалар җирәбә нәтиҗәсендә үзенә туры килгән команда белән кара-каршы килеп бил алышты. Ягъни, көндәшләрен өстенлек белән җиңүгә ирешкән команда алдагы уеннарга күчә барды. Мондый очракта инде спортчыларга аеруча авырга туры килә - чөнки келәмдәге ике минут вакыт эчендә (билне бәйләгәч тагын ике минут өстәлә) син үзең өчен генә түгел, команданың уңышы өчен дә җавап бирәсең. Кукмараның беренче командасы буалыларга бирешеп беренче әйләнештә үк төшеп калды. Ә менә икенче команда: Олыяздан тренер Илсур Нәҗмиевның алты шәкерте - Рамил Хәкимҗанов, Илнур Гобәйдуллин, игезәкләр Ришат һәм Ринат Дәүләтшиннар, Фирдүс Гаязов, Нәфис Галиев, Кукмарада тренер Таһир Әхкәмовта шөгыльләнүче Илназ Кашапов, Инсаф Хисаметдинов, Байлангардан Әнис Гәрәевлардан (тренеры Илдус Гыймадутдинов) торган команда көндәшләрен финалга кадәр уңайлы гына җиңеп килделәр. Безнекеләр Әгерҗене 7:2, Актанышны 7:2 , Апасны 9:0, Тукай районы командасын шулай ук 7:2 белән отып , финалда иң көчле командаларның берсе булган Мамадыш белән очрашты.

-Бүген бәйге бик киеренке һәм мавыктыргыч бара, чөнки бүген биредә үз яшьтәшләре арасында Россия,Татарстан чемпионнары булган егетләр катнаша. Аларның шушы яшьтән Сабантуйларда зурлар арасына кереп бил алыша торган чорлары якынлаша, - дигән иде турнирның ачылу тантанасында татар-башкорт милли көрәше федерациясе башкарма директоры, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы, татар көрәше буенча өч тапкыр Татарстан, ике тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган Равил Гарифуллин. - Актаныш, Яр Чаллы, Казан, Әлмәт, Мамадыш һәм әлбәттә инде Кукмара командаларының зур хәзерлек белән килгәннәре күренә. Ни өчен Кукмарага аерым басым ясап әйтәм, чөнки федерациядә соңгы 12 елга анализ ясап, шушы еллар эчендә Татарстан Чемпионатында иң күп җиңүләрне Кукмара командасы яулаганын ачыкладык.

Сүзен йомгаклап Равил Гарифуллин бәйгегә бер матур төсмер өстәде: татар-башкорт милли көрәшен үстерүдә керткән зур уңышлары һәм соңгы 12 ел эчендә гомуми нәтиҗәләр буенча кукмаралыларның республика командалары арасында беренче урынга чыкканы өчен район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллинны федерациянең "Алтын билгесе" белән бүләкләде.

Чыннан да республика , Россия күләмендә матур күрсәткечләребез, күркәм уңышларга ирешкән көрәшчеләребез, җаны-тәне белән үз эшенә бирелгән тренерларыбыз күп безнең. Үзендә шөгыльләнүче һәр баланың күңеленә ачкыч ярата алган, ничә еллар дәвамында көрәшчеләр әзерләгән Илсур Нәҗмиев үзен генә ни тора! Моны үз чыгышында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да ассызыклады.

-Соңгы елларда татар көрәше елдан-ел үзенә тарта, җәелә барып, дөньякүләм төсмер ала башлады. Шунысы куанычлы, яшьләрне спорт серләренә өйрәтүче остазларыбыз, ветераннарыбыз бар безнең . Спортның районда торышын зур тармак итеп күзаллап, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек, мәгариф тармаклары белән бер дәрәҗәдә барлап торабыз. Спортчыларны ярышларга хәерле юл теләп озатып калабыз, Кукмарага кайткач уңышлары белән кызыксынабыз, хөрмәтлибез. Районда спортның һәр төре белән шөгыльләнерлек бөтен мөмкинлекләр бар. Бары тик теләк һәм омтылыш кына кирәк, - диде ул. Рауил Шәйдәүләт улы сүзен йомгаклап, яшүсмерләр арасында "Сабантуй" газетасы призына үткән Татарстан беренчелегендә җиңү яулаган безнең спортчыларга акчалата бүләкләр дә тапшырды.

Бәйге барышында сигез мәртәбә Муса Җәлил турниры җиңүчесе, җиде тапкыр республика, алты тапкыр Россия чемпионы исемен алган, Әлмәт төбәге пәһлеваны Ильяс Галимов белән аралашырга, фикерләре белән кызыксынырга туры килде.142 килограммлы алып: "Элек татарча көрәш адымлап кына "атласа" , хәзер йөгерә-йөгерә "бара". Быел Казанда үтәчәк җәйге Универсиада төрләренә көрәшнең дә кертелүе дә никадәр мөмкинлекләр ача. Хәтта Африкада да безнең көрәш федерациясенең вәкиллеге ачылды. Ә инде үзебезгә алмаш булырдай егетләргә килсәк, сезнең Югары Казаклар авылыннан булган игезәкләр Ришат һәм Ринат Дәүләтшиннарның киләчәге өметле дияр идем", -диде.

Батырлар батырының сүзе рас килде. Финалда сигез үлчәү авырлыгы вәкилләренең очрашуы тигез тәмамланды һәм очрашуга ахыргы ноктаны 90 килограммнан югары үлчәү авырлыгында көрәшүчеләр куярга тиеш булды. Үз яшьтәшләре арасында ике тапкыр Татарстан, ике тапкыр Россия чемпионы булган Ринат Дәүләтшинның Мамадыштан Рәмзил Фатыйховны бер минут эчендә чистага салуы Кукмара командасын 5:4; исәбе белән алга чыгарды һәм нәтиҗәдә безнекеләр җиңү яуладылар. Илсур Нәҗмиев тәнәфес вакытында: "Бу бәйгедә ел дәвамында эшләгән эшең күренә, аңа нәтиҗә ясала. Беренчелекне алабыз икән - ике көн ял итәбез, җиңелсәк, иртәгә үк яңадан җиң сызганып эшкә тотынасы була"-, дигән иде. Димәк, безнекеләр федерация Кубогына өстәп берничә көн ялга да ия булдылар әле.

...Елый -елый көрәшкән, кашы, маңгае ярылып та яңадан каләмгә чыккан яшь көрәшчеләргә карап, "Менә кайда ул көч, гаярь яшьлек, үҗәтлек" дип сокланасың. Чыннан да, сокланырлык көрәшчеләр, спортчылар үсеп килә республикада. Татар көрәше өчен җан атып торган егетләр югалып калмасыннар, көрәш сөлгесен югары тотып дан арты дан яуласыннар иде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара милли көрәш Татарстан беренчелеге

erid: 2Vtzqx5AmsU