Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара хоккее ветераннары тагын беренче

Арча ветераннар хоккей командасы тәкъдиме белән Кукмарада Татарстанның төньяк төбәгенең ветераннар хоккей командалары арасында Гарафиев Фәнил Канәфи улы истәлегенә ачык турнир үткәрелде.

Бәйгегә Саба, Арча, Балтач, Мамадыш, Кукмара, Питрәч командалары килгән иде. Турнир бик күңелле, мавыктыргыч үтте. Татар эстрадасы җырчысы Илназ Бах үзенең җырлары белән хоккейчыларның күңелләрен күтәрде.
Бер ай элек Кукмара хоккейчылары Марий Эл республикасыннан җиңү белән кайтканнар иде. Бу юлы да алар иң яхшылар булып танылдылар. Финалда балтачлыларны 3:1 белән җиңү безнең командага беренчелекне алып килде. Өченче урында Арча командасы калды. Кукмара хоккее ветераннарына алга таба да җиңүләр, уңышлар, сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU