Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара егетләре скейт-парк оештырды

-Кукмараның бер төркем егетләре скейт-парк оештырганнар, карап китегез әле, - дип телефон аша хәбәр килгәч, кызыксынып, Кукмара өчен ят булган яңалык белән танышып кайттык. Танышып кына калмыйча, үсмерләр һәм үз яшьтәшләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган егетләрнең аңлы фикер йөртүләренә дә сокландык. 24 яшьлек Кукмара егете Антон Кисиль һәм аның...

-Кукмараның бер төркем егетләре скейт-парк оештырганнар, карап китегез әле, - дип телефон аша хәбәр килгәч, кызыксынып, Кукмара өчен ят булган яңалык белән танышып кайттык. Танышып кына калмыйча, үсмерләр һәм үз яшьтәшләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган егетләрнең аңлы фикер йөртүләренә дә сокландык.

24 яшьлек Кукмара егете Антон Кисиль һәм аның иптәшләре кыш көннәрендә экстремаль спорт төре - сноуборд белән шөгыльләнәләр икән. Быел ил күләмендә үткәрелгән төрле ярышларда, Россия чемпионатында яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Билгеле, кар булмаганда егетләргә сноуборд тактасын читкә алып куярга туры килә һәм алар сноубордның "кече туганы" булган скейт белән җәй көне дә шөгыльләнеп осталыкларын камилләштерәләр.

-Безнең өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару: тәмәке тартмау, алкоголь, наркотиклар кулланмау яшәү девизы булып тора, - ди Антон, үз төркемнәре -"MIROM" исемле экстремаль команда белән таныштырып. - Командабызның исеме тынычлык белән яшәү дигән мәгънәгә ия. Скейтны башка яшьләр арасында да популярлаштыру, аларны спортка тарту максатыннан, Кукмара үзәгендә парк-мәйданчык төзергә уйладык һәм теләктәшләр таптык.

Егетләр күппрофильле лицей каршындагы буш мәйданчыкка скейт белән шөгыльләнү өчен корылмалар төзеп куярга рөхсәт биргән лицей директоры Любовь Камаловага аеруча рәхмәтле. Җире дә тигез, асфальт та җәелгән, күпме булдыра аласың, шуның кадәр шу, әйлән, төрле фигуралар яса. Корылмалар өчен материаллар алуда матди яктан берсүзсез шактый зур сумма белән ярдәм күрсәтеп, Зур Кукмара авылында яшәүче Ришат Шакиров, шәхси эшмәкәр, кибетләр челтәре директоры Владимир Аввакумовлар да егетләрнең үтенечләрен аяк астына салмаганнар. Артур Мөхәммәтов, Диас Набиуллин, Виктор Цой, Антон Орехов, Рушан Мөхәрләмов, Стас Токарев һәм, әлбәттә, Антон Кисильләр үз көчләре белән корылманы төзеп, буяп куйганнар. Аларның спонсорлар табыла калган очракта тагын да зуррак планнары бар әле, әмма барысы да шул акчага барып төртелә. "Паркны зурайткан очракта да бернинди коммерция булмаячак, теләгән кеше килеп шуа алачак. Чөнки спорт - үз-үзеңне, ялкаулыгыңны җиңә белү ул. Бәлки, өйрәтү дәресләрен генә берникадәр түләүле итәрбез", - диләр алар.

...Егетләр әйтүенчә, җәйге җылы кичләрдә мәйданчык актив спортны яратучыларның шау-шуына күмелә икән. Без бирегә гаиләләре белән килүчеләрне дә очраттык.

-Улыбыз Римханның гәүдә тотышы бозылган иде, ничә көн генә йөрибез, күзгә-күренеп уңай якка үзгәреш сизелә, хәзер гәүдәсен туп-туры тота башлады. 4 яшьлек Тимурыбыз да кич җиткәнен түземсезлек белән көтеп ала, - диләр Земфира һәм Таһир Ямаловлар.

Кукмара егетләренә карата "афәрин", булдырасыз, дип әйтүдән башка сүз юк. Күркәм башлангычлары көндәлек проблемалар арасында югалып калмыйча, тагын да киңрәк җәелә барсын.

Лилия НУРГАЛИЕВА

фото: http://extrimall.v-teme.com/bio

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X