Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара чаңгычылары Түбән Камадан җиңеп кайтты

Түбән Кама шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында чаңгы спорты буенча ярышлар булды. Ул инвалидлык төркемнәренә бүлеп үткәрелде. Хатын-кызлар 2, ир-атлар 3 километрлы дистанцияләрдә ярыштылар. Хатын-кызлар арасында барган бәйгедә безнең командадан спорт ветераны Валентина Борисова көмеш медаль яулауга иреште. Егетләр дә 3 километр дистанциядә сынатмадылар. Мөнир Гыймадиев (Кукмара), Илгиз Якупов (Сәрдекбаш)...

Түбән Кама шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында чаңгы спорты буенча ярышлар булды. Ул инвалидлык төркемнәренә бүлеп үткәрелде. Хатын-кызлар 2, ир-атлар 3 километрлы дистанцияләрдә ярыштылар.

Хатын-кызлар арасында барган бәйгедә безнең командадан спорт ветераны Валентина Борисова көмеш медаль яулауга иреште. Егетләр дә 3 километр дистанциядә сынатмадылар. Мөнир Гыймадиев (Кукмара), Илгиз Якупов (Сәрдекбаш) шулай ук командага көмеш медальләр китерделәр. Гайфетдин Низамов (Сәрдекбаш) үз подгруппасында алтын медаль яулады һәм республика чемпионы булды. Валерий Николаев (Ош.Юмья) дүртенче урынны яулады, командага шактый очколар китерде.

Икенче көнне эстафета ярышлары үткәрелде. Безнең команда бу төрдә дә үзләрен җитез чаңгычылар итеп таныттылар. I этапта Илгиз Якупов, II этапта Гайфетдин Низамов, III этапта Мөнир Гыймадиев көмеш медальләргә ия булдылар.

2013 елда республика спорт календаре буенча үткәрелгән барлык ярышларда безнең команда катнашты, күп кенә ярышларда призлы урыннарга ия булды. Ел буенча үткәрелгән ярышлар нәтиҗәләре буенча Кукмара районы командасы III призлы урынга лаек булды. 21 декабрьдә "Байтик" сәламәтләндерү үзәгендә үткән киңәшмәдә иң актив спортчыларга кыйммәтле бүләкләр, командага кубок тапшырылды.

Дамир ГАЛИӘХМӘТОВ, тренер

фото: http://irksomenosy.blogspot.com/2012/12/blog-post_9412.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU