Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Космос геройлары" Кубогы Аш-Буҗида

Узган якшәмбедә "Олимп" боз сараенда зур мәдәни-спорт чарасы үтте. Башкаларыннан аермалы буларак, биредә берничә төр ярыш, милли һәм тынлы уен коралларында чыгышлар, фигуралы шуу, акцияләр оештырылды. Хоккей спортын яратучы, милли җанлы шәхесләребез районыбызда бихисап. Шундыйларның берсе Артур Август улы әлеге чараның төп оештыручысы булды.

Ачу тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, "Олимп" боз сарае җитәкчесе Фидәил Мостафин, спорт ветераны Артур Зәкиев уенчыларга, җанатарларга изге теләкләрен ирештергәч, боз мәйданында шорт-трек бәйгесе башланып китте. Анда һәр командадан берәр спортчы катнашып, үзләрен җитезлектә сынадылар. Балтачның Норма авылыннан Рәдис Йосыповка - беренче, Зур Сәрдектән Альфир Хәмидуллинга - икенче, Аш-Буҗи командасыннан Рифат Кадыйровка мактаулы өченче урынны алу бәхете тәтеде.
Артур Август улы чын спорт бәйрәме оештырган. Моңа кадәр боз өстендә тальян гармунда уйнаганнарын күргән юк иде әле. Махсус чакырткан гармунчылар, тальянчылар милли көйләребезне сузганда Сабантуйлар искә төште. Кукмара поселогыннан ветераннар клубы әгъзалары, 70 яшьлек Рәүҗит Хуҗин, Назил Бариевның чыгышларын тамашачылар җылы кабул итте. Камышлыдан Илдус Муллахмәтов белән Балтач районы Норма авылыннан мәктәп укучысы Ильяс Шәрипҗановның дәртле итеп уйнаулары сокландырды. Курсунбай Кәримов бәрмә уен коралында халкыбыз көйләренә ритм өстәп торды. Якташыбыз, язучы, журналист Заһид Мәхмүди нәшер итә торган "Серемне сиңа чишәм" газетасы редакциясе хезмәткәрләре Рәшидә һәм Гүзәл Мәхмүтовалар аларга махсус бүләкләр тапшырды.
"Олимп" мәктәбендә фигуралы шуу буенча шөгыльләнүче кызлар (тренеры Д.Евстигнеева, бию куючы И.Ирбулдина) чыгышын да тамашачы игътибар белән күзәтте, җылы алкышларга күмде. Бәйрәм музыкаль күчтәнәчләргә бай иде. Кукмара сәнгатъ мәктәбенең Марат Хәсәнов җитәкчелегендәге тынлы оркестрның парад көйләре - маршлар башкаруы һәркемне үзенә җәлеп итте.
"Космос геройлары" Кубогына багышланган чемпионатта Балтач районының Норма авылыннан "Химик", Зур Сәрдек, Аш-Буҗиның "Ак Бүре", Купканың "Юлбарыс", Кукмараның "Баскурт", Киров өлкәсе Нократ Аланы районының "Шөн", Лубянның "Химки" командалары катнашты. Башта беренче төркемдәгеләр тамашачыга кызыклы уен күрсәттеләр: "Химик" - Зур Сәрдек: 3-1; "Ак Бүре" - Зур Сәрдек: 5-4; "Химик" - "Ак Бүре": 2-7.
Икенче төркемдә исә "Юлбарыс" - "Баскурт": 0-1; "Шөн" - "Химки": 3-0; "Юлбарыс" - "Химки": 2-0; "Шөн" - "Баскурт": 1-3 исәбенә уйнадылар.
Ярым финалда "Шөн" белән "Химик" очрашты һәм 1:7 исәбе белән җиңеп, нормалылар 3 урынга ия булды. Финалда ике төркемнең көчле саналган "Ак Бүре" һәм "Баскурт" командалары боз өстенә чыкты. Уен беренче минутларда ук кискен башланды. Һәр команда да көчле чыгыш ясады. Уен 4:1 исәбенә "Ак Бүре" файдасына төгәлләнде. Шулай итеп, быелгы "Космос геройлары" Кубогына Аш-Буҗи егетләре ия булды.
"Иң яхшы сакчы" исеменә Раиф Гомәров ("Баскурт"), "Иң яхшы һөҗүмче"гә Ягъфәр Зыятдинов ("Ак Бүре"), "Иң яхшы капкачы"га Рифат Төхбәтуллин ("Баскурт"), "Иң яхшы тренер"га Фәһим Кадыйров ("Ак Бүре") лаек дип табылды.
Иганәчеләр ярдәме белән призлар да мулдан әзерләнгән иде. Кукмара киез итек-киез комбинаты, металл савыт-сабалар заводы, "Европласт", "НИТ", "КирпичСтрой" җәмгыятьләре, шәхси эшмәкәр Н.Мөбарәкшин барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләр белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU