Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җитәкче дә көрәште

Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкта алтынчы тапкыр кышкы спартакиада үтте. Быел ул Лельвиж авылында оештырылды. Матур традициягә әверелгән спорт ярышлары ел саен әлеге күмәк хуҗалыкка караган төрле авыл җирлекләрендә уза. Узган ел Югары Чурада алты команда үзара көч сынашса, быел Лельвиж, Янил, Югары Чура урта мәктәпләре командаларыннан тыш, тагын 8 команда...

Лельвиж урта мәктәбенә якынлашканда ук спартакиаданың бик күңелле һәм оешкан төстә башлануына шик юк иде - "Әйдә, әйдә!" дип аркан тартучылар өчен көч биргән тавышлар, спорт залына гына сыймыйча, урамга ук "чыккан". Бүген биредә синең җитәкче урында яисә терлекче яки механизатор булып эшләвең мөһим түгел. Спартакиадада һәркем үз командасы өчен җавап бирә, үз командасы өчен тырыша.
-Спартакиада яшьләр белән олыларны бер команда итеп туплап массакүләм спортка тарту, яшьләргә спортның мөһимлеген аңлату, 23 февраль, 8 Март бәйрәмнәре уңаеннан халык өчен чын мәгънәсендә ял оештыру максатыннан үткәрелә. Кышны да озатып киләбез, язгы кыр эшләренә дә озак калмады. Аңарчы бер кат үзара көч сынашып, энергия туплап алсак - эшне дә башлап җибәрергә авыр булмас, - ди күмәк хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.
Аркан тартышуда аграр көллият командасының иң көчле булуын ачыклауга, чаңгы трассасында эстафета башланды. Укучыларының укытучы апалары өчен янып-көеп торулары юкка булмады - Лельвиж урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Валентина Евдокимова беренче этапта иң алдан килде. Ә Югары Чура бригадасы командасы гомуми очколар буенча эстафетада җиңү яулады.
...Сиңа булган
хисләрне
Салам шушы
җырларга,
дип микрофоннан матур итеп татар егете җырлый дип торсам, удмурт егете татар җырын "сиптерә" икән. Лельвиж урта мәктәбе укучылары Федор Дмитриев, Анжелика Мурзина, Лилия Петровалар һәм укытучылар саф татарча, удмуртча җырлап спорт бәйрәмендә катнашучыларның күңелләрен күтәрделәр бу көнне.
Волейболны элек-электән күңел иткәнгә, әлеге спорт төрен аеруча кызыксынып карадым. Гомумән, волейбол бу көнне иң мавыктыргыч бәйгеләрнең берсе булды дисәм дә хата булмас. Аны бу төбәктә бик яратып уйныйлар. Янилдәге аграр көллият белән Югары Чура авыл җирлеге командалары арасындагы финал очрашуы бик кискен барды, нәтиҗәдә җиңүгә яниллеләр иреште.
Теннис буенча шәхси беренчелектә Эдуард Трофимов (Югары Чура бригадасы) белән Гөлнара Низамиева (Янил авыл җирлеге) беренчелекне алсалар, кул көрәшендә Раниф Сәмигуллин (Вахит бригадасы) белән Светлана Черноваларга (Лельвиж бригадасы) тиңнәр булмады. Идәннән этенү буенча Игорь Яковлев (Югары Чура бригадасы) һәм идәннән күтәрелү буенча Татьяна Елисеева (идарә командасы) җиңү яуладылар. Гер күтәрүдә Фәнис Кадыйров (Лельвиж авыл җирлеге) җиңеп чыкты.
Ярышларга старт бирелгәч, Нәфыйк Факил улы: "Мин дә ике төрдә - волейбол һәм көрәштә катнашам әле", - дигән иде. "Волейбол - гомумкоманда уены, ә көрәштә сезгә, мөгаен, махсус җиңелерләр инде",- дип, елмаеп куйган идем. Спартакиада уеннарының соңгы төре булган көрәшкә ярышларның хөкемдары Рәфкать абый Абдуллин бәя бирде:
-Көрәш гадел барды. Җитәкчебез дә чын-чынлап, бар көчен биреп көрәште. 16 көрәшче арасында 3нче урынны лаеклы яулады ул. Хәтта җәрәхәт тә алды әле. Икенче урында калган Геннадий Никифоров белән бил алышырга туры килмәде аңа, бәлки аны да салган булыр иде. Ә беренчелекне авырлыгы 100 килограммга якын булган Валерий Абросимов яулады, - диде ул.
Спартакиадага нәтиҗә кичкә таба гына ясалды. Бу юлы җиңүне Югары Чура авылы бригадасы яулады, аграр көллият икенче, Лельвиж авылы бригадасы өченче урынны алды. Мәктәпләр арасында Лельвиж, Югары Чура, Янил мәктәпләре урыннарны бүлеште. Җиңүчеләргә акчалата призлар тапшырылды.
300гә якын кешене җәлеп иткән быелгы бәйгегә нокта куелды. Алда вахитлеләрне язгы мәшәкатьләр һәм тормышның һәр тармагында яңа уңышлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU