Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Фото: “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балалар арасында дартс һәм пневматик мылтыктан ату ярышлары үткәрелде

"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында дартс һәм пневматик мылтыктан ату ярышлары үткәрелде. Бәйгеләрдә егермедән артык бала катнашты. Дартс ярышларында кызлар арасында Алсу Закирова (күппрофильле лицей) - беренче, Дарья Леонтьева (3нче урта мәктәп) - икенче, Алия Абдуллиналар (Мәчкәрә урта мәктәбе) өченче урыннарга лаек булдылар. Малайлар арасында барган бәйгедә...

"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында дартс һәм пневматик мылтыктан ату ярышлары үткәрелде. Бәйгеләрдә егермедән артык бала катнашты. Дартс ярышларында кызлар арасында Алсу Закирова (күппрофильле лицей) - беренче, Дарья Леонтьева (3нче урта мәктәп) - икенче, Алия Абдуллиналар (Мәчкәрә урта мәктәбе) өченче урыннарга лаек булдылар. Малайлар арасында барган бәйгедә исә Инсаф Әхмәтшин (Зур Сәрдек гимназиясе) - беренче, Илшат Гобәйдуллин (Нократ Аланы) - икенче, Азат Минегалиев (Байлангар урта мәктәбе) өченче урынны алды.
Пневматик мылтыктан ату ярышларында кызлар арасында Дарья Леонтьева (3нче урта мәктәп) - беренче, Алия Абдуллина (Мәчкәрә урта мәктәбе) - икенче, Алсу Закирова (күппрофильле лицей) - өченче, малайлар арасында Ислам Кәримов (Манзарас урта мәктәбе) - беренче, Марат Исмәгыйлев (Түбән Өскебаш урта мәктәбе) - икенче, Булат Акбәров (Саба) өченче урыннарны алдылар. Җиңүчеләргә грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев