Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Фото: Кукмарада Илдар Бәдретдинов истәлегенә волейбол буенча турнир үткәрелде

Турнирга барлыгы 11 команда килгән иде. Ир-атлар арасында райондашларыбыз гына булса, кызлардан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан һәм Арча көллиятеннән дә командалар килүе бәйгене тагын да бер баскычка күтәрде. Иртәнге сәгать 9 да старт бирелгән ярышның төнге сәгать 11 тулганда гына тәмамлануы да һәр очко өчен никадәр көрәш барганын раслый.

Турнирның ачылу тантанасында яшьтән үк спорт белән дус булган Илдар Бәдретдинов турында истәлекләр барланды, спорт ветераны Илгиз абый Салихов та аның турында бик җылы сүзләр әйтте. Тормыш иптәше Светлана ханым, улы, туганнары исә турнирны оештыручы тренер -укытучы Айрат Вахитовка, иганәчеләргә, ярышта катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Светлана ханымның чыгышы аеруча күңелемә ошады: "Бүгенге турнирда җиңелүчеләр юк, ә волейбол сөючеләр генә бар. Әйдәгез, һәр уенны канәгатьләнү хисе белән уйныйк һәм уеннар бары тик рухи күтәренкелек кенә бүләк итсен"-диде. Чыннан да бер волейбол белән "җенләнеп" китсәң, аннан котылуы авыр инде ул. Ул сине тормыш юлың буена озата бара һәм волейбол буенча һәрбер күнегү, ярыш (хәтта телевизор экраннарыннан бара торганнары да) күтәренке кәеф бүләк итә. Әнә, бу көнне дә Кукмарадан безнен команда уенчысы Эльвира Габдрахманова түзмичә ике айлык кызы белән бергә уйнарга килгән иде. Уеннар барышында сабыр гына ике кечкенә кызына күз-колак булып торган тормыш иптәше Илдарга рәхмәт инде. Ир-атлардан торган Ветераннар командасы да бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Сүз уңаеннан, һәр турнирда команда туплап, көчләре ташып торган яшьләрдән азга гына калышалар алар.

Бу көнне РЭС белән "Строй-Гарант" командалары бик матур, мавыктыргыч уен күрсәттеләр. Ә кызлар арасында шәхсән миңа бердәм, тупланган "Зилант-1", Казан һәм Арча командаларының уеннары ошады.

Җиңүче командалар: Ир-ат командалары арасында: РЭС, Янил, "Строй-Гарант". (хатын-кызлар) "Зилант-1", "Зилант-2", Арча.

Иң яхшы уенчылар: Адилә Низамова ("Зилант-1"), Фәридә Галимҗанова, Энҗе Шәфигуллина ("Зилант-2"), Айгизә Зарипова (Арча), Рашат Гыйльметдинов (РЭС), Ленар Нәҗмиев (Строй-Гарант), Денис Абросимов (Янил).

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев