Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Эш белән спорт янәшә

Үткән шимбәдә авыл җирлекләре арасында район спартакиадасы үткәрелде. Көрәшчеләр Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында, волейболчы ир-егетләр Кукмара мәктәп-гимназиясенең спорт залында көч сынашсалар, "Зилант"та кул көрәше, аркан тарту, йөзү, шашка, теннис һәм волейбол буенча хатын-кыз командалары арасында ярышлар оештырылды.

Бу көнне авыл җирлекләрендә яшәүче 300дән артык спортчы үзләре арасыннан иң көчлеләрне ачыкладылар, нәрсәгә сәләтле булуларын расладылар.
Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев спартакиадага берничә көн кала ук: "Узган ел безнең җирлек беренчелекне алган булса, быел зурсәрдеклеләр җиңеп чыгачак, нык әзерләнәләр", - дигән иде. Сүзе рас килде, Зур Сәрдек авыл җирлегендә яшәүчеләр спортның берничә төрендә беренче-икенче урыннарны алып, күп аерма белән беренчелекне яуладылар. Бәйгегә нәтиҗә ясау өчен аркан тарту төре генә калып барганда, шәт, Зур Кукмара командасы икенче урында калыр дип фаразлаган идек, булмады, ядегәрлеләр 50 очко белән икенче, зуркукмаралылар 54 очко белән өченче урынны яуладылар. Ядегәр командасын нәкъ менә ахыргы спорт төре пьедесталның икенче баскычына алып менде дә инде. Чөнки данлыклы көрәшче -120 килограммлы Фәнил Исмәгыйлов, аның энесе, йөз килограмм авырлыктагы Фидаил, 110 килограммлы Азат Рәхмәтуллин, аннан аз гына калышкан Рафаэль Гыйльметдиновлардан торган команданы - барлыгы 4 центнердан артык авырлыкны кузгалтып кара әле! Башка еллардан аермалы буларак, быел аркан тартуга спартакиаданың башка спорт төрләрендә катнашучылар гына кертелде. Ә бит авылларда махсус шушы төр белән генә шөгыльләнүчеләр дә бар. Спортны тагын да массакүләм итик дисәк, киләсе елга бәлки бу кагыйдәне үзгәртергәдер.
Спартакиаданы оештыру комитеты шашка ярышларында авыл җирлеге башлыклары катнашуны бурыч итеп куйды. Шуңа өстәлләр артында үз җирлегең өчен нинди киеренке көрәш барганын күзаллавы авыр түгел. Туембаш җирлеге башлыгы Илфат Гарипов коллегалары арасында үзенең иң оста булуын раслады, ир-егетләр арасында теннис (7 сыйныф укучысы Инсаф Хәләвиев), хатын-кызлар арасында кул көрәше (Наилә Хәбибуллина) буенча да әлеге команда җиңү яулады.
Хатын-кызлар арасында волейболда (финалда моңа кадәр үткәрелгән зона ярышларында җиңеп чыккан иң көчле командалар гына очрашты) ядегәрлеләр икенче урынны алачак дисәләр, ышанмас идем, чөнки аларга каршы саллы гына Зур Сәрдек командасы тора. Әмма нәкъ шулай булды да, һәр очко өчен киеренке көрәш барып, зурсәрдеклеләр өченче урынга калды. Ә менә Важашур авыл җирлеге өчен уйнаган Поч.Сутер урта мәктәбенең укучылар командасы һәркемне шаккатырып һәм сокландырып җиңү яулады. Остазлары Иван Шапеев кул астында шөгыльләнүче кызлар волейбол киң таралган башка төбәкләр өчен менә дигән көндәш булып үсеп җиткәннәр. Кечкенә генә буйлы 5 сыйныф укучысы Альбина Якимованың сикереп туп бирүе, 10 сыйныф укучысы Юля Демьянованың бик оста уйнавы күпләрне сокландырды.
Спартакиадага барлык 28 авыл җирлегеннән командалар чакырылган булса да, Өркеш, Нырты, Күкшел, Югары Чура, Лубян, Түбән Өскебаш авыл җирлекләре җитәкчеләренең бер генә уенга да команда әзерләмәүләре (Түбән Өскебаш узган ел да катнашмаган иде) күренде. Аркан тартырдай, кул көрәшендә көч сынашырдай кеше берәү дә юк ахрысы аларда?!
Спартакиадны ачу тантанасында район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина спортчыларны сәламләп: "Елның 365 көнендә эшләп, спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт сезгә, әмма бу шулай булырга - спорт һәркемнең тормышында янәшә атларга, ял итү, кызыксындыру чарасы да булырга тиеш", - диде. Аның фикерен куәтләп, район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Я.Зыятдинов та: "Спартакиаданы оештыру - кирәкле гамәл. Беренчедән, бу авыл халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булса, икенчедән, авыл халкы, яшьләр үзара аралаша, көчләрен сыный", - диде. Спартакиадага нәтиҗә ясаганда шунысы ачык күренде - авылларда чынлап та спортны үз итүчеләр шактый. Әлбәттә, теге яки бу төбәктә балаларның, яшүсмерләрнең, олыларның ни дәрәҗәдә спортка тартылулары мәктәпләрдәге физкультура укытучыларына, тренерларга, шул ук авыл җирлекләре башлыкларына да бәйле. Әгәр дә бала мәктәп елларыннан ук спортка тартылып үсә икән, аның ялкыны сүрелмичә, ул аны гомер буе күңел түрендә йөртәчәк. Үз территорияләрендә яшәүчеләрнең сәламәт яшәү рәвешен кайгыртасы, теләктәшлек күрсәтәсе урында спартакиадага бер команда да туплый алмаган шундый битараф җитәкчеләр булуы ул җирлектә спортка карашның нинди икәнен ачык күрсәтә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X