Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
Спорт

Дусайда кышкы Сабантуй узды

Күптән түгел Ятмас-Дусай авылында 12нче тапкыр милли традицияләрне саклау, яшь сәләтләрне барлау максатыннан, танылган көрәшче Гәрәй Батыр һәм күренекле баянчы, җырчы Заһретдин Фәхретдинов призларына бәйгеләр үтте. Моны икенче төрле кышкы Сабантуй дип атасаң да буладыр, чөнки көнозын авылда бәйрәм рухы хакимлек итте. Һәр йортка туганнар, якташлар, кунаклар кайтты. Хәер, безнең...

Күптән түгел Ятмас-Дусай авылында 12нче тапкыр милли традицияләрне саклау, яшь сәләтләрне барлау максатыннан, танылган көрәшче Гәрәй Батыр һәм күренекле баянчы, җырчы Заһретдин Фәхретдинов призларына бәйгеләр үтте. Моны икенче төрле кышкы Сабантуй дип атасаң да буладыр, чөнки көнозын авылда бәйрәм рухы хакимлек итте. Һәр йортка туганнар, якташлар, кунаклар кайтты. Хәер, безнең җирлектә мондый чаралар уздырылуы юкка түгелдер: дусайлылар элек-электән җыр-моңга әвәс, көрәшчеләре белән тирә-якка танылган халык булган бит.

Быел да район күләмендә үткәрелгән әлеге сәнгать һәм спорт бәйгеләрендә Кукмарадан гына түгел, күрше Саба, Мамадыш районнарыннан да яшь талантлар, яшь спортчылар катнашты. Җыр бәйгесендә аларны Кукмара балалар сәнгать мәктәбе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре бәяләде.

Ел саен бәйгеләрнең оештыручылары булып, Ятмас-Дусайдан чыккан күренекле кешеләр һәм Гәрәй Батырның улы, инде 50 елга якын Саба районы Югары Утар балалар йорты җитәкчесе, Россиянең атказанган социаль тәэминат хезмәткәре, Республиканың "Алтын йөрәк" премиясе лауреаты Имаметдин Гәрәев тора. Имаметдин Гәрәев алып барган эшчәнлек бик тетрәндергеч, таш күңелләрне эретерлек, диясем килә. Киләчәкләре турында да уйлый алмаган балаларга үзенең җан җылысын, наз-мәхәббәтен бирүче алтын йөрәкле кеше ул. Аның белән очрашу өчен юкка гына авылдашлары бу көнне түземсезлек белән көтеп алмыйдыр.

Татарстанның танылган артистлары да бик ярата бу якны. Кичен авыл мәдәният йортында Имаметдин Гәрәев чакыруы буенча Фердинанд Сәләхов, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Алсу Хәбибуллина, Илназ Минвәлиев, Азалия, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шәрип, Руслан Хәсәнов һәм башка сәхнә йолдызлары катнашында бушлай зур концерт оештырылды.

Заһретдин Фәхретдинов призына җыр бәйгесе җиңүчеләре:

1 урын: Искәндәр Шәрәфиев, Олыяз мәктәбенең 2 сыйныф укучысы

Руфинә Әхмәтҗанова, Кукмара өченче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы

Зәлинә Гатауллина, Илүзә Хәсәнова, Олыяз урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары

2 урын: Әдилә Юнысова, Олыяз мәктәбенең 2 сыйныф укучысы

Илсия Шәйхетдинова, Поч. Кучук мәктәбенең 5 сыйныф укучысы

Илнара Фәхретдинова, Гөлфиназ Мөэминова, Нырты мәктәбенең 10 сыйныф укучылары

3 урын: Фирдүс Шәймәрданов, Олыяз мәктәбенең 3 сыйныф укучысы

Сөмбел Сабирҗанова, Ядегәр мәктәбенең 8 сыйныф укучысы

Гөлия Даминова, Гөлназ Даминова, Нырты мәктәбенең 9 һәм 10 сыйныф укучылары.

ГРАН-ПРИ иясе булып Ядегәр мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Илсинә Әхмәдуллина табылды.

Гәрәй Батыр призына татарча көрәш ярышында үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр:

26 кг. Илшат Гыйниятуллин (Аш-Буҗи).

29 кг. Инсаф Габдрахманов (Саба).

32 кг. Илгиз Галимов (Аш-Буҗи).

36 кг. Гомәр Корбангалиев (Зур Сәрдек).

40 кг. Азат Нәҗмиев (Байлангар).

43 кг. Айнур Галимҗанов (Адай).

46 кг. Илсаф Шакирҗанов (Байлангар).

50 кг. Илшат Яруллин (Байлангар).

55 кг. Кәрим Садыков (Манзарас).

60 кг. Рәис Зарипов (Адай).

60 кг.нан югары Раил Сәләхетдинов (Н.Аланы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев