Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өченче турнир

Зур Кукмара авылындагы "Ялкын" спорткомплексында авылдашлары, яшьли вафат булган Рамил Нуриев истәлегенә мини-футбол һәм волейбол ярышлары булды. Инде өченче ел рәттән үткәрелүче бу ярышларда быел 6 команда катнашты. Башта алар футбол, аннан соң волейбол уйнап, иң көчлеләрне ачыкладылар. Футбол уенында Зур Кукмараның 2нче, ә волейболда 1нче командасы чемпион исемен яулады....

Зур Кукмара авылындагы "Ялкын" спорткомплексында авылдашлары, яшьли вафат булган Рамил Нуриев истәлегенә мини-футбол һәм волейбол ярышлары булды. Инде өченче ел рәттән үткәрелүче бу ярышларда быел 6 команда катнашты. Башта алар футбол, аннан соң волейбол уйнап, иң көчлеләрне ачыкладылар. Футбол уенында Зур Кукмараның 2нче, ә волейболда 1нче командасы чемпион исемен яулады. Гомуми нәтиҗәләр буенча Зур Кукмараның беренче командасы җиңүче булды. Өченче урында - урта мәктәп, дүртенчедә - ветераннар командалары. "Ялкын" спорт комплексы һәм Янсыбы авылы командаларына 5-6 урыннар белән генә канәгатьләнергә туры килде.
Ветераннар командасыннан Наил Шәфигуллин - иң оста волейболчы, Зур Кукмара-2 командасыннан Азат Хәбибуллин иң оста футболчы дип табылды.
Уеннарны ачу һәм бүләкләү тантаналарында Рамил Нуриевның гаиләсе, туганнары катнашты. Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев уенчыларга һәм бу ярышларны оештыру һәм үткәрүгә ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт белдерде.
Р.МИНЕГАЛИЕВ.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU