Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бәйрәмдәге җиңүләр

Ватанны саклаучылар бәйрәме көннәрендә Кукмараның спорт мәйданчыклары гөрләп торды. А.М.Булатов исемендәге лицейда шахмат ярышлары кызса, "Олимп" боз сараенда яшь хоккейчылар ут уйнатты. Бу көнне тренер Илдар Ганиев шәкертләре Казанның "Ак Барс" мәктәп-интернатында шөгыльләнүче балалар белән уйнады. Зур Кукмараның "Ялкын" спорткомплексында "Хезмәт даны" газетасының традицион мини-футбол турнирының финал ярышлары тәмамланды.

Быел унбишенче тапкыр үткәрелеп, спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итүне күздә тоткан турнир үз максатына иреште: 19 команда старт алып, өч айга якын очрашып-ярышып тордылар, 200ләп ир-егет сәламәтлекләрен ныгыттылар, аралаштылар, дуслаштылар. Бәйге баштагы елларда кар өстендә үтеп, 5-6 команда бер көн эчендә җиңүчене билгели иделәр. Быел 23 февральдә иң яхшы дүрт команда мини-футбол марафонының җиңүчесен ачыклады.
Зур Кукмараның "Большак" командасы Степан Разин командасыннан, Вятка Аланының "Союз" командасы нурбаянлылардан өстен булып, финалда үзара очраштылар. Степан Разин урамы егетләре өченче урын өчен көрәштә үзләренең өстенлекләрен күрсәттеләр.
Егермешәр минутлы ике таймнан торган финал матчында голлар озак көттерде. Беренче тайм тәмамланырга 3 минут 26 секунд калганда "пүләнкәлеләр" көндәшләре "Большак" капкасының "йозагын" ваттылар. Салкын су белән койгандай иткән икенче гол беренче тайм тәмамлануын белдергән гонг яңгыраганда кереп "оялады". Районда гына түгел, кукмаралылар катнашкан республика ярышларында спортчыларыбыз өчен җан атып йөрүче Габделхак аганың яңак мускуллары тартыша башлады. Ай-һай, газетаның элеккеге спортҗанлы мөхәррире Расим Ризванов истәлегенә багышланган быелгы турнирның Кубогын кунаклар алып китәр микәнни?
"Большак"лар - үҗәт халык, осталыклары да сөбеханалла. Уен ахырына исәпне 3:2гә җиткереп, матч бетәргә 28 секунд кала уен вакытын тоткарлауда гаепләнеп команда бер уенчыга кимесә дә, "Союз" егетләренең бар команданы, хәтта капкачыны да атакага күчерүләре дә ярдәм итмәде - җиңделәр! "Большак - чемпион" дип кычкырулар спортзалның түбәсен күтәрерлек булды.
Дүрт команда да бүләкләнде. Бәхәс чыкмаслык итеп Казаннан килеп хөкем иткән республика категорияле арбитр Айдар Тимербулатов,"Иң яхшылар" дип табылган һөҗүмче Рамил Низамиев ("Большак"), сакчы Радик Мирасов ("Ст.Разин"), капкачы Рамил Шәрипов ("Нур Баян"), иң күп туп кертүче Петр Канаевларга ("Союз") бүләкләрне муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Фидаил Мостафин, газетаның баш мөхәррире Г.Шәрипова, Расим Ризвановның туганнары Фидаил, Фирдәүсә, Заһит Ризвановлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU