Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бер күрешү ни тора

Ветеран спортчыларның быелгы очрашуы Зур Сәрдек мәктәп-гимназиясенең музеенда башланып китте. Без - өлкән буын кулланган күмер үтүкләре (гер, гантель дә булып хезмәт итте алар) инде тарихи ядкарьгә әйләнгән. Пионер дружинасы рапортлары тезелеп киткән - мәктәп тарихы бит инде ул. Башында Г.Тукай замандашы, мәгърифәтче, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйләр торган Зур Сәрдек мәктәбе...

Зур Сәрдек мәктәбенең җуелмаслык казанышлары бихисап. Спорт ветераннары җыелгач, шуларны әйтү дә җитә: дөнья, Россия чемпионнары - чаңгычы Ания Галимуллина, герче Фаил Гобәйдуллиннарны тәрбияләгән мәктәп бу!
Һәр эштә дә шулай: әдәбият, сәнгать, хезмәт, спорт булмасын, алга таба куелган максатын тормышка ашыру өчен бөтен барлыгы белән, фанатларча бирелгәннәр уңышка ирешә. Бу төбәк тә хезмәттә Камил Шакиров, спортта Фирдүс Төхвәтуллин, сәнгатьтә Рәмзия Хөсәенова кебекләр булганга чәчәк аткандыр инде. Ә Кукмара спорты? Татарстан чемпионатында 586 очко җыеп, дүрт кешедән торган Әлмәт районы командасын берүзе узып киткән Фаил Гобәйдуллин, 16 яшеннән Кукмарадан китеп, әле дә Кукмара футболы өчен биредә яшәүчеләрдән битәр борчылып йөрүче Ринат Мөхәммәтшин, 70кә җитеп тә төнлә уятып әйтсәң, 70 чакрымлы дистанциягә чыгып чабарга әзер чаңгычы Шакир Шәрипов, заманында җәяүләп Кама бозларын чыгып, 10-12 яшьлек балаларны Чистайга татарча көрәш ярышына йөрткән, күптапкырлар Татарстан чемпионы Нуретдин Зыятдинов, Кукмара спортчыларын барлап, Свердловск өлкәсеннән шундагы татар-башкорт көрәше федерациясе җитәкчесе Рөстәм Вәлиуллинны чакырып кайтарган, яшьлегеннән китми калган Артур Зәкиев кебек фидакарьләре булмаса, Олимпия, дөнья чемпионнары үсеп чыгар идеме икән?
Кичәне алып баручы Гөлсинә Зыятдинова спорт ветераннарын бер-бер артлы төркемләп сәхнәгә чакыра. Истәлекләр агыла...
Заманында районда гына түгел, республика күләмендә җиңүләр яулаган Зур Сәрдек волейбол командасы кызлары очрашуга җыйнаулашып килгәннәр. Барысы да сылу - хет хәзер үк уйнарга чыгар! Тренерлары Нурсалих ага Әминов көне-төне мәктәп спортзалында балалар белән шөгыльләнеп, никадәр җиңүләр яулаган. Кызлар командасы тренерларына, ә тренер мәктәпкә бүләк тә алып килгәннәр. Гомумән, мәктәп ул көнне спорт инвентарьларына баеды.
Тау чаңгысына 1983 елда урамда уйнап йөргән җиреннән барып баскан Диләрә Ибәтова, ун укучысының Татарстан тау чаңгылары җыелма командасын тәшкил итеп, бөтен Рәсәй буйлап йөрүләрен, үзе дә республика чемпионы Валериан Вуколов, авыр үлчәүдәге атаклы көрәшче Марат Ишмөхәммәтовларның җиңел атлетика буенча да Татарстан чемпионы калулары турында шунда сөйләмәсә, каян белер идең?
Кичәдә өй эчләре белән спортка гашыйк Миннемуллиннар (Каенсар), Кадыйровлар (Сәрдекбаш), Ибәтовлар (Кукмара), Әминовлар (Зур Сәрдек), Саватеевлар (Кукмара), Шакировлар (Янил), Кашаповлар (Зур Сәрдек) гаиләләренә дә сүз бирелде.
-Балалары артыннан нигә аңа "бишле" куймадыгыз дип йөргән, "бәлли"ләп үстергән ата-анага аптырыйм мин. Әдәм көлкесе, армиягә алынырга вакыт җитеп тә турникта күтәрелә алмаган балалар күп бит хәзер. Ата-ана баласын чыныктырып үстермәсә, тормышка әзерләмәсә, моны кем эшләр? Түгәрәккә йөриме ул, әллә урамда трай тибәме, ата-ана үз баласын күзәтү астында тотарга тиеш! - үзе дә күпьяклы спортчы, Татарстан чемпионы, районыбыз баш батыры булган Зөлфәтнең әтисе Мөдәрис Хәсәнов фикере бу.
Фикерләр күп әйтелде кичәдә. Иң әрнеткәне: зур спортка чит илдән бер уенчы сатып алу өчен дистә миллионлаган евро акчалар туздырылса, мәктәпкә бер туп, чаңгы алу да проблема, балаларны ярышларга йөртергә һаман да шул ата-аналар акчасы, спонсорлар эзләп интегү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X