Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бадминтончылар ярышты

"Зилант" спорт мәктәбендә Кукмара киез итек-киез комбинаты призына бадминтон ярышы узды. Әлеге чарада Кукмара, Саба, Теләче, Алабуга, Лениногорск, Казан командалары катнашты. Бәйгегә Саба районы Башлыгы Р.Миңнеханов та үз командасы белән килгән иде.

ТР бадминтон Федерациясе президенты Ю.Чаплыгин сүзләренә караганда, республикада бадминтон белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта.
-Егет-кызларыбыз даими рәвештә төрле ярышларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар, - ди ул. - Бүгенге бәйгегә дә командалар бердәм булып килгәннәр, һәрберсе матур уен күрсәтерләр, сынатмаслар дип уйлыйм.
Район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин спортта уңышларыбыз күп булуын, спортның әлеге төрен дә үстерергә кирәклеген ассызыклады. Кукмара киез итек-киез комбинатының генераль директоры Ш.Әхмәтшинның бадминтон ярышында беренче катнашуы икән, уеннан канәгать калуын белдерде ул.
Бадминтончылар төрле яшь категориясендә көч сынашты. Хөкемдар вазыйфасын Татарстанда бадминтонга нигез салучы, бадминтон Федерациясенең вице-президенты Фәрит Вәлиев башкарды. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча беренчегә - Казан, икенчегә - Кукмараның "Кукмара итекләре", өченче урынга Алабуга шәһәре командасы чыкты. Җиңүче командаларга медальләр, Мактау грамоталары, бәйгенең иң яшь катнашучылары - Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары Фәридә Галимҗанова, Илһам Кәрамовларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Ярышны оештыручылар спонсорлык ярдәме күрсәткән Кукмара киез итек-киез комбинатына һәм шәхси эшмәкәр И.Мөбарәкшинга рәхмәтләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X